secretseo.ru

Килен каршы алу сценарий



Марсель БАКИРОВ

Туйлар котлы булсын, нигез ныклы булсын! Яшьләр колагына киңәш сүзе һәм хитап

Аллаһе Тәгалә дөньядагы бар җан ияләрен дә парлы-парлы итеп яраткан. Чөнки тереклекнең тантана итү сере, яшәешнең мәңге дәвам итү хикмәте нәкъ менә парлы затларның үз токым-нәселләрен өзмичә дәвам итүендә. Кеше Сөю-Мәхәббәт дигән иң бөек хискә сәләтле зат. Бу инде адәм баласы үзенә пар сайлаганда, гаилә корганда җенси инстинктка таянып түгел, шулай ук исәп-хисаптан гына чыгып та түгел, ә гашыйк булып, ярату хисенә өстенлек биреп эш итәргә тиеш дигән сүз.

Театр гардеробтан башлана дигәндәй, гаилә тормышы да туйдан башлана. Туй йолалары традицион милли гореф-гадәтләрдән һәм традицион жанрлардан (җыр-шигырьләрдән, теләк-алкышлардан) тора. Аларның байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту, кияү каршылау, "ишек бавы" йоласы, бүләк бирешү, кияү мунчасы, килен төшерү, су юлы күрсәтү, туй күтәрешү кебек горефләр, заман рухына ярашып, бүген дә дәвам итә һәм безнең йола иҗатының милли рухын билгели. Әмма шул ук вакытта хәзерге туйларда, үзара аралашу һәм стандартлашу закончалыгына бәйле рәвештә, урыс һәм башка халыклар йогынтысында барлыкка килгән яңа йолалар яки уеннар да кулланыла.

Төп һәм иң җитди яңа йола - рәсми рәвештә язылышу, ягъни никахны тантаналы шартларда теркәү. Илебездәге бар халыкларның да уртак йоласына әверелгән әлеге актка яшьләр җиңел машиналарда, яки, ягына карап, җигүле атта киләләр. Өсләрендә аларның кара костюм һәм ап-ак туй күлмәге, кәләшнең башында элекке шәльяулыкны алмаштырган ак бөркәнчек була. Язылышканда алар янә, яңа гадәт буенча, бер-берләренә алтын балдак кидерәләр - әлбәттә инде, парлашу һәм сөю-тугрылык билгесе итеп. Янә килеп, туй мәҗлесендә бүгенге мөселман яшьләрнең - кияү белән кәләшнең катнашуы һәм дә ирләр белән хатын-кызларның бер табында утыруы да - хәзерге заман казанышлары.

Никах туе һәркемнең тормышында бер генә мәртәбә була. Бер яктан, ул кияү белән кәләшнең кавышуын һәм мөстәкыйль тормышка аяк басуларын тантаналы төстә бәйрәм итү булса, икенче яктан, ул яшьләрнең традицион йолаларыбызны үтәү аша үзләренең татарлыгын, милли яшәешебезгә турылыклы булуларын раслау. Әлеге йолаларны җиренә җиткереп үтәү һәм, гомумән, туйны күңелле, гомердә истә калырлык итеп үткәрү исә, табигый инде, яшьләрнең үзләреннән һәм оештыручылардан тора. Моның өчен, билгеле, барысын да алдан уйлап кую, иҗади фантазиягә һәм кызыклы, бай эчтәлекле тасвирлама-сценарийга таянып эш итү сорала.

Бәйрәм тантаналарын махсус рәвештә сайлап куела торган тамада - табын башлыгы да, шулай ук, ягына яки нинди мәҗлес булуына карап, ике шаһит та алып бара ала.

Гөрләп үтсен туегыз! Кыз сорарга бару

Элек кыз янына башта махсус яучы (вариантлары: димче, башкода) җибәрү, аның ата-анасының һәм үзенең ризалыгын да күбрәк шуның аша белү йоласы яшәп килгән булса, хәзерге вакытта бу гореф шактый үзгәрде. Ник дигәндә, кызның өйләнергә җыенган егеткә чыгарга риза булуы-булмавы алдан ук инде билгеле була, шуңа күрә дә аның ягын яучы ярдәмендә яулауның да, димләп ризалаштыруның да кирәге калмый. Әмма кыз сорарга бару егет ягы өчен барыбер зарури. Әлбәттә, кәләше кияүгә чыгарга риза булган тәкъдирдә дә. Бу асылда баласын кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын һәм алдан ук фатихаларын алу дигән сүз.

Хәзерге вакытта кыз сорарга күбрәк егетнең әти-әнисе, йә булмаса якын агасы, яки берничә туганы бара. Һәм еш кына аларга егет тә иярә. Шулай ук кәләшенең кулын сорарга егет кешенең үзе генә бару очраклары да күп бүген. Баручылар (асылда алар, өлешчә булса да, кода вазифасын башкаралар) үзләре белән элеккечә ипи-тоз алып кына түгел, бал, май, чәкчәк яки бавырсак кебек күчтәнәчләр белән баралар.

Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч һәм ризалык алынгач, шушы ук очрашу вакытында еш кына кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле туй үздыру, туй чыгымнарын бергәләп күтәрешү турында да сүз кузгатыла.

Туйга әзерләнү

Әзерлек чорында барыннан да элек, туй мәҗлесе кайда уздырылачак - кыз өендәме, егет ягындамы, әллә кафеда яки ашханәдәме - шул билгеләнә, мәҗлескә күпме һәм нинди кунаклар чакырылачагы ачыклана, исемлек төзелә. Һәм, әлбәттә инде, туй чыгымнарының нәрсәләргә тотылачагы хәл ителә. Аерым төбәкләрдәге, бигрәк тә авыл җирләрендәге гадәт буенча, ике як үзләренең кайсы туганнарына кара-каршы бүләкләр бирешү турында да үзара килешеп куялар.

Бүләкнең иң затлыларын - алтын балдаклар, кәләшкә дигән туй күлмәге, бөркәнчек һәм туфлиләр сатып алу кияү өлешенә туры килә. Кайчакта туйда киячәк киемнәрен яки туфлиен булачак килен үзе дә ала. Аннары яшьләр туйга бер яки берничә музыкант (һәм кайчакта җырчы), фотограф һәм кинокамерага төшерүче чакыру мәсьәләсен дә, үзара киңәшеп, хәл итәләр. Әлеге мәшәкатьләргә, янә килеп, аерым кунакларны барып алу яки илтеп кую өчен алдан ук транспорт белешеп кую, чакыру билетлары тарату, сценарийга ярашлы төрле шаян текстлар әзерләү, стенага элү өчен кызыклы рәсем һәм плакатлар булдыру, төрле уеннар өчен кирәкле әйберләр хәстәрләү кебек уннарча эшләр килеп ялгана.

Аерым плакатларның текстларын да күрсәтеп була: "Ир - баш, хатын - муен", "Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?!", "Ирне ир иткән - хатын, хатынны хатын иткән - ир", "Ир - келәт, хатын - йозак", "Ир хакы - тәңре хакы".

Аннары килеп, өйләнешүче яшьләрнең фотостендын эшләү дә бик уңышлы. Аларның фотоларын алып, бер уртак стенд эшләү аеруча күңелле чыга. Ләкин фото асларындагы сүзләрне, һичшиксез, кызыклы итеп язарга кирәк.

Никах укыту һәм никах мәҗлесе

Никах йоласы байтак кына төбәкләрдә туйдан алда була. Һәм, урынына карап, мәсәлән, Оренбург, Пермь, Самара, Чиләбе якларында һәм Башкортостанның аерым районнарында ул күбесенчә әлеге бәйрәмгә кадәр бер атна яки кайчакта бер-ике ай элегрәк үткәрелә. Ә инде Арча, Саба, Апас, Түбән Кама, Кайбыч, Кукмара һәм башка кайбер районнарда никах төп мәҗлескә чаклы бер-ике көн алдан, яисә туй буласы көнне укыла.

Никах күпчелек очракта кыз ягында уза һәм хәзерге вакытта никах мәҗлесендә егет һәм кәләшнең әти-әниләре, якын туганнары гына түгел, ә яшьләр үзләре дә катнаша. Кәләш һәм хатын-кызларның башында бәйләнгән ак яулык, кияү һәм ир-атлар башында түбәтәй була. Мулла шаһитлар алдында яшьләрнең никахлашырга ризалыгын алгач, Коръәндәге Ниса һәм Нур сурәләреннән ир белән хатын никахына, шулай ук аларның хокук һәм вазифаларына бәйләнешле аятьләр укый. Ахыр килеп, мулла сорауларына ике яктан да "бирдем"-"алдым" дип җаваплар алынгач, "Амин!" сүзе белән расланып һәм хупланып, никах үз көченә керә.

Никах уку тәмамлангач, никах ашына чират җитә. Алдан ук әзерләнгән табынга йола ашларыннан бал-май, чәкчәк яки бавырсак, баллы су - ширбәт куела. Шулай ук, ягына карап, итле ризыклардан токмачлы аш, бәлеш тә бирелә. Исерткеч эчемлекләр исә өстәлгә бөтенләй куелмый. Баллы суны, догалар укылып беткәч, изге теләкләр тели-тели, башта килен белән кияүгә эчертәләр. Җае чыкканда, яшьләргә хаҗдан алып кайтылган   зәмзәм   суын   эчерү гадәте дә бар.

Никахтан соң яшь кияүгә кыз өенә берничә көн куна калырга рөхсәт ителә. Һәм кайбер төбәкләрдә бу йола ("кияү мунчасы"н да бергә кушып) үтәлә дә. Әмма күпчелек очракта егет һәм аның белән килүчеләр никах мәҗлесеннән соң кайтып китәләр. Егет белән кыз, билгеләнгән көнне язылышкач һәм туй үткәч кенә, кавышалар. Казан татарларында һәм Башкортстанның Ык буе районнарында исә никах укыту һәм никах чәе (ашы) уздыру, традицион гадәт буенча, еш кына туй белән бер көнгә туры килә һәм туй әлеге җыйнама вариантта үткәрелгәндә, кагыйдә буларак, башта хәзерге көнгә яраклаштырылган кияү каршылау йоласы башкарыла. Шуннан соң гына, мулланы алып килеп, никах укыталар һәм җиңелчә генә никах мәҗлесе ясап алалар.

Аннары инде - язылышу тантанасы. Һәм шул кичне шаулап үткән туй мәҗлесеннән соң, яшьләр кыз йортында кавышалар. Йола буенча, кияү мунчасы да кыз ягында була. Яшь кияү шуннан соң кәләше белән берничә көн бабасы йортында кала ала.

Кияү каршылау, сынау-каршылыклар аша үткәрү

Кияү кешенең кәләше янына килүе яңа горефләр белән үрелгән ике төрле традицион йола белән бәйле: 1) кызны язылышырга алып бару, кичен аның ягында үткәреләчәк туй мәҗлесендә катнашу һәм, бабасы йортында калып, кыз куенына керү өчен; яки 2) кызны язылышырга (кайчакта никах та укытырга) алып китү, үз йортына килен итеп төшерү өчен. Соңгы очракта, димәк, туй да, кияү куйнына керү дә егет ягында була. Хәзерге вакытта туй мәҗлесен өченче бер нейтраль урында - кафеда яки ашханәдә уздырылуы да гадәти күренеш. Монысы инде күбрәк шәһәр җире өчен хас.

Яшь кияү сөйгәне янына яки кыз алырга дус-ишләре, туганнары белән машиналарга, яисә, сирәк булса да, җигүле атларга төялеп килә. Капка яки ишек-подъезд төбендә аларны махсус рәвештә тудырылган төрле каршылыклар, берсеннән-берсе хәйләкәррәк итеп корылган тозак-киртәләр каршы ала.

Кыз яшәгән йортның капка яки ишек-подъезд алды. Машиналар (атлар) туктауга, кыз ягыннан берничә бала, керү юлын бүлеп, тиз генә аркылыга чуклы бау яки лента сузалар. Җизнәләре кияү егетләре белән, шау-гөр килеп, болар каршына килеп туктый. Башка кунаклар бераз читтәрәк урын ала. Балалар килүчеләрне алдан өйрәнеп куйган "Ишек бавы" куплетларын такмаклап каршы алалар.

Капка (ишек) хакы бер алтын,
Безнең апа мең алтын,
Ашыкмый тор, кияү абый,
Балалар бүләк алсын.

Без риза юмарт кияүгә
Апабызны бирергә,
Пар кошлар кебек сайрашып
Гомер итегез бергә!

Җизни кеше балаларга әзерләп килгән конфетларын өләшә һәм вак акча сибә. Бала-чага шуларны чыр-чу килеп җыйган арада, ул үзенең булачак шаһиты һәм кияү егетләре белән ишек алдына (яки подъезд төбенә) үтә. Егетне озата килгән башка кунаклар, бераз арттарак калып, боларга иярәләр. Ул арада кияү һәм кияү егетләрен кыз тарафдарлары - бер төркем яшьләр уратып ала.

- Сабыр ит, кияүкәй, керергә әле өлгерерсең.

- Син башта безнең сынау биремнәрен үтә.

- Без кушкан эшләрне дә эшләп күрсәт.

- Син элек безгә утын ярып күрсәт әле. Ничек ярасың икән, күрик. Аннары матур итеп өеп тә куярсың. Калганын соңыннан сөйләшербез.

Кияү биремне үти.

Кыз ягы. Тел тидерерлек түгел. Монысын башкарып чыга алдың.

Икенчесе. Әйе, сынатмадың. Инде сиңа яңа бирем, егеткәй. Менә сиңа борчак салынган стакан һәм поднос. Подносны шушы урындыкка куй да, өстенә тезеп, сөйгәнеңнең исемен яз. Кара аны, борчакларың тәгәри дип кенә язуы танымаслык булмасын. (Кайбер урыннарда кызның исемен вак акча белән дә яздырталар).

Бу бирем дә үтәлә.

-  Каршыгыздагы ике ватманга (плакатка) күз салыгыз әле. Аларның берсендә күп кызларның помадалы ирен эзләре төшкән. Икенчесендә исә кәләшеңә кагылышлы төрле саннар язылган. Шулар арасыннан сөйгәнеңнең иренен тану һәм кайсы саннарның нинди мәгънә белдерүен аңлатып бирү сорала синнән, кияү. (Әлеге биремнәр кайчакта аерым-аерым да бирелә ала.) Һәр дөрес булмаган җавабың өчен безгә, кәләшеңнең якыннарына, штраф тәртибендә азмы-күпме акча түләргә әзер бул.

Кайбер урыннарда сүз барган ике ватман белән янәшә өченчесе дә булырга мөмкин. Анысына кечкенә балаларның фоторәсемнәрен ябыштыралар. Кияү кеше шулар арасыннан кәләшенең бала чактагы рәсемен табып күрсәтергә тиеш.

Әлеге биремнәр белән исәп-хисапны өзгәннән соң гына, яшь кияүгә өйалды яки подъезд ишегеннән эчкә үтәргә рөхсәт ителә. Әмма, кызы янына барып җиткәнче, тагын яңа киртәләр аша узарга кирәк әле аңа. Әйтик, кәләш күп катлы йортның югары катында яшәсә, аның янына ашкынучы яшь кияүне этаж яки берничә баскыч саен язып куелган сораулар көтә: "Сөйгәнеңнең яраткан ризыгы?", "Сөйгәнең нинди йолдызлык астында туган?", "Сөйгәнеңнең нәселендә кемнәр бар?", "Сөйгәнеңнең яраткан кино герое кем?", "Сөйгәнеңнең яшәү девизы нинди?" һ.б. Шушыңа охшаш сорауларны гадәттә, авыл йортының өйалды идәненә яки тулай торак коридорына да язып салалар. (Кайбер урыннарда шушы ук сорауларны, юлда туктата-туктата, телдән дә бирәләр. Һәм кайда гына язып куелмасын, сөйгәнең белән кавышырга килгәнсең икән, син ул сорауларга җавап эзләргә, таба алмаган саен, кесәңне юкартырга тиешсең.)

Алда, ниһаять, өйгә яки квартирага керә торган ишек. Каршыга подноска куеп бер зур яисә кечерәк өч банка күтәргән кызлар (җиңгиләр) килеп баса. Аларга сөт (сок, компот) салынган. Бу юлы нәрсә эшләргә кирәклеген кызлар җыр белән яки такмаклап әйтеп бирәләр.

Кыз янына керер өчен
Ачкыч кирәк, егеткәй,
Ачкычы савыт эчендә,
Эчкәч табылыр, егеткәй.

Көмеш ачкычы табылса,
Ишек ачылыр, егеткәй,
Кара кашлы кыз янына
Иңәрсең, әй, егеткәй.

Яшь кияү һәм кияү егетләре, ачкычны кулларына төшереп, җиңүле кыяфәт белән эчкә үтәләр. Ләкин -күпме сынарга була диген - янә ниндидер тозактан котыласы яки соңгы биремнәр үтисе бар икән. Алары төрлечә оештырыла. Йә сулы таз (ләгән) куеп, егеткә: "Кәләшеңнең иң кадерле нәрсәсен шунда сал!" - диләр.

Шулай ук кияүне икенче төрле сынау да көтәргә мөмкин. Ошбу очракта аңа ишек янында сулы бер стакан тоттыралар. Суы яртыдан артыграк яки стаканның өчтән икесе күләмендә. Яшь кияүгә сынауның шартын болай аңлаталар:

- Менә сиңа сөюеңнең тирәнлеген аңлатырга тулып җитмәгән сулы стакан. Шуның эченә вак (көмеш) акчалар салып тутырырга кирәк. Тутыру гына түгел, мәхәббәтең ташып торган кебек, символик мәгънә белдерүче стакан да ташып чыгарлык булсын.

Сөюләрең тирән булса,
Бәхетең дә ташып торыр,
Ташып чыккан стакан да -
Бәхет билгесе шул булыр.

Кияүне сагалап торучы сынауларның тагын берсе мондый. Ишек янында яшь кияүне бер җепкә тагылган һава шарлары белән каршылыйлар. Аларның эченә егетнең өйләнү сәбәбен юри төртмәле итеп аңлаткан язулы кәгазьләр салынган. "Сәбәбен үзем дә белмим", "Йортлары зур, йортка керәсем килә (үземнекен исә сатармын)", "Әтисе бай күренә, машина бүләк итәр дип уйлыйм", "Салган баштан, юләрләнеп, вәгъдә биреп ташлаган идем", "Кәләшемнең әти-әнисе һәм туганнары ягыннан зур-зур бүләкләр өмет иткәнгә өйләнәм", "Иптәшләр киңәш итте. Аларның сүзен егып булмый бит инде", "Өзелеп яратканга өйләнәм" - менә ул язуларның эчтәлеге.

Белүебезчә, арада бер генә кәгазьдә өйләнүнең сәбәбе "ярату" дип күрсәтелгән. Димәк, әгәр кияү үзен каршылаучылар алдында көлке хәлгә каласы килмәсә, шарларны, штраф түли-түли, шул язу чыкканчы шартлатырга тиеш.

Башка төрле сынау-биремнәр дә юк түгел. Яшь кияүгә йә кәләшнең түшәмгә беркетелгән портретын үбәргә кушалар, йә "яратам" дигән сүзне өч-дүрт телдә барысы да ишетелерлек итеп, кычкырып әйттерәләр. Яисә инде, кат-кат төенләнеп беткән бауның төеннәрен чишә-чишә, кызының үзенә ошаган иң матур гадәтләрен санап чыгарга боералар.

Тапкыр һәм елгыр егетләр, билгеле, һәр сорауны үтәргә җаен-ысулын таба. Хәтта аяк киемнәрен салып, тазга үзләре кереп баса. Әгәр ахырда коробкаларга салынган аяк киемнәре арасыннан сөйгәненең туфлиен да табып алырга кушсалар, анысын да бик рәхәтләнеп үти. Кирәк икән, шунда ук акчасын да түли. Очрашу минутлары якынлаша бит!

Менә, ниһаять, әкият каһарманы кебек күпме сынаулар аша үткән егет үзен озатучылар белән соңгы бүлмәгә керә. Кәләшен, әлбәттә, шкаф-шифоньер эченә яки балконга яшергәннәр. Кайбер якларда исә яшь кияү хәзерге вакытта очрый торган мондый күренешкә тап була. Бүлмә уртасында өч урындык. Аларга каплаулы җәймә астына буй-сыннары бер төрлерәк булып күренүче өч хатын-кыз заты утырган. (Берсе әби кеше, яисә хәтта кызлар булып киенгән ир-егет булырга да мөмкин.) Шул өчнең берсе - кәләш.

Кияү кеше шулар арасыннан - менә бит нинди четерекле һәм хәйләкәр тозаклар бар (!) - үзенең сөйгәнен танып курсәтергә тиеш. Танымаса, көлкегә калса, әлбәттә, янә акча түли. Акчасын акча, ә менә аның гарьлегенә ничек түзәргә диген?! Юк, һич гарьләнергә кирәкми. Бу юри ялгышырлык итеп төзелгән наян һәм эчкерсез шаяру гына. Уңайсыз хәл ул, сөйгәнеңне шунда кочагыңа алуың белән үк, эреп юкка чыга да куя.

Калганы сугыштан соң гадәткә кергән йола буенча бара. Барыбыз да, җыйнаулашып, җиңелчә әзерләнгән табын янына утырышабыз яки, фуршеттагы кебек, өстәл тирәли баскан килеш кенә ризыкланабыз, чөнки тышта загска бару өчен машиналар көтеп тора. Аннары инде, язылышканнан һәм истәлекле урыннарда булганнан соң (кайбер парлар бу көнне мәчеткә дә бара) - туй мәҗлесе үткәрү өчен кабат кыз йортына кайту, яисә кызны килен итеп төшереп, туйны егет йортында яки нейтраль бер урында (кафеда, ашханәдә) ясау.

Язылышу, таныклык алу

Язылышырга, рәсми рәвештә никахлашырга яшьләр кияү каршылау мәҗлесеннән соң яисә дини никах мәҗлесе үткәч киләләр. Язылышу урыны - шәһәр җирендә загс, авыл җирендә (хәзерге вакытта) - авыл җирлеге башкарма комитеты. Кайчакта язылышу тантанасын матур итеп бизәлгән, туй плакатлары һәм котлау сүзләре, изге теләкләр язып эленгән мәдәният йортында яки клубта да үткәрәләр.

Бер-бер артлы бәйрәмчә зиннәтләндерелгән туй машиналары (дугаларына кыңгыраулар, төсле шарлар таккан туй атлары) килеп туктый. Алгы машинада - яшь пар һәм шаһитлар. Калган машиналарга озата килүчеләр утырган.

Тантананың башлануын белдереп, залның ишекләре киерелеп ачыла. Туй маршы яңгырый. Кәләш белән кияү, култыклашып, залга үтәләр, алар артыннан шаһитлар, ата-аналар, кунаклар керә. Яшь пар идәнгә җәелгән палас буенча килеп һәм шактый гына ара калдырып, түрдә торган өстәл алдында туктый. Озатучылар, алардан арткарак калып, бер як читтә тезелешеп басалар. Өстәл артында - тантананы алып баручылар. Музыка тынгач, комитет рәисе сүз ала.

Гаилә коруның әһәмияте, кияү һәм кәләшнең бурыч-вазифалары турында сөйләгәч, яшьләрнең икесеннән дә никахка ризалыкларын сорый. Башта кәләш, аннары кияү ризалыкларын белдерә.

-  Шаһитлар, әти-әниләрегез, туганнарыгыз алдында, үзегезнең теләгегез нигезендә, сезнең никахыгыз законлы рәвештә теркәлә. Яңа гаилә төзүегезне раслап, актлар китабына кул куюыгызны үтенәм.

Тантаналы музыка яңгырый. Яшьләр, парлашып, өстәл янына киләләр. Комитет рәисе аларга кайда кул куярга кирәклеген күрсәтә. Алар урыннарына кире барып баскач, алып баручы шаһитлардан да кул куйдырта. Шулчак яшьләр янына, алтын балдаклар куелган кечкенә поднос күтәреп, комитетның секретаре килеп баса.

-  Кадерле яшьләр! Балдак - гаилә союзы, үзеңнең парыңа тугрылык билгесе. Күңелләрегезнең сафлыгын, хисләрегезнең ныклыгын раслап, балдаклар алмашырга тәкъдим итәм.

Музыка яңгырый. Кияү - кәләшкә, кәләш кияүгә балдак кигезәләр.

- Әле генә безнең күз алдында яңа гаилә туды. Русия Федерациясенең никах турындагы кодексы нигезендә яңа гына сезнең никахыгыз теркәлде, кадерле яшьләр. Сезне ир белән хатын дип игълан итәм.(Җитәкче кеше яшь кияү белән яшь кәләшнең кулларын кыса). Ә хәзер кулыгызга гаиләгезнең беренче һәм иң абруйлы документын - никахлашу таныклыгын тапшырырга рөхсәт итегез.

Таныклыкны тапшырганда, өч мәртәбә котлау аккордлары - фанфаралар яңгырап ала. Шул арада секретарь ханым палас өстенә кәләш чигеп эшләгән ак сөлгене җәя.

- Кадерле яшьләр! Мин сезне яңа тормыш юлына аяк басарга чакырам. Шушы сөлгегә басыгыз. Тормыш юлыгыз ак булырга тиешлеген чагылдыручы символ ул. (Яшьләр музыка уйнап торган бер вакытта сөлгегә басалар). Сезнең гаиләгез - дәүләтебезнең кечкенә бер күзәнәге. Гаиләләр никадәр нык булса, дәүләтебез дә шулкадәр куәтлерәк булачак. Авырлыклар килгәндә, аларны бергәләп җиңәргә өйрәнегез, бер-берегезгә ышанычлы таяныч булыгыз. Кайгы-хәсрәтсез, мул тормышта яшәвегезне телим. Таза-сәламәт балалар табып, аларны тигез тормышта бәхетле итеп үстерергә язсын. Ә хәзер барыбызның да уртак теләген чагылдырган ак сөлгене алыгыз, аны истәлек һәм кадерле әманәт итеп сакларсыз.

Котлау сүзе. Кадерле әти-әниләр! Сезне бүгенге шатлыгыгыз - балаларыгызның гаилә төзү куанычы белән котлыйбыз. Киленегез һәм киявегезне гаиләгезгә үз кызыгыз һәм үз улыгыз кебек кабул итегез. Аларның шатлыклары да, борчулары да сезнең белән уртак булсын. Ә сез, яшьләр, үзегезне үстергән әти-әниләрегезне һәрвакыт хөрмәт итегез, аларга һәрчак игелекле һәм картлык көннәрендә ярдәмчеләре булыгыз.

Яшь кияү һәм яшь киленне башта әти-әниләре, аннары башкалар котлый. Яшьләрне тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре тапшыралар. Язылышкан чакта фотога төшереп торган фотограф соңыннан, яшь кияү белән яшь кәләшне уртага бастырып, кунакларны да кат-кат карточкага төшерә. Шуның белән язылышу тантанасы тәмамлана.

Кодаларны каршы алу

Туйга килүче кода-кодагыйларны зурлап, элеккечә җыр белән каршы алу гадәте аерым төбәкләрдә хәзер дә яшәп килә. Бу йола-гадәт бигрәк тә керәшеннәр һәм мишәр татарлары, аларның да өлкәнрәк һәм урта яшьтәге буыннары өчен характерлы.

Әлеге этник төркемнәрдә яшь кияүнең яки кәләшнең әти-әниләре (төп кодалар һәм кодагыйлар) туй буласы якка күбесенчә балалары язылышып кайткач киләләр яисә, әгәр туй мәҗлесе (варианты: өлкәннәр туе) икенче көнне үткәреләсе булса, икенче көнне киләләр. Кыз йортында (кияү ягында) машиналарга яки атларга төялеп килүче кунакларны (алар арасында иярчен яки канат дип йөртелә торган кода-кодачалар да була) капка яки подъезд төбендә каршы алалар. Кайбер якларда туй кодаларын урам башына чыгып, ягъни бераз алга барып каршылау гадәте дә бар.

Каршылаучылар һәм кунаклар җылы итеп күрешәләр. Туйга чакырылганнар әле килеп бетмәгән булса, ишегалдында гәпләшеп, уен-бию оештырып алырга да була. Соңыннан барысы да җыелып, табын әзерләнгән йорт эченә үтәләр.

Туй мәҗлесе

Табынга утырышалар. Кыз ягыннан аның шаһиты, әти-әниләре (яки, киресенчә, егетнең әти-әниләре) урын ала.

Егет ягы да шушы ук тәртиптә урнаша. (Кайбер төбәкләрдә табынның бер ягына кызның туганнары һәм дус-ишләре, икенче ягына исә егет ягы кунаклары утыра). Кунаклар утырышып беткәч яисә алдан ук туй алып баручыны (тамада яки кайбер якларда аталганча, табын башлыгын) билгелиләр. Аның абруйлы һәм иң мөһиме - җор телле һәм юморга бай сүз остасы булырга тиешлеге бәхәссез. Шул ук вакытта ул, әлбәттә, ике як белән дә теге яки бу дәрәҗәдә таныш булырга, кунак сыйлау һәм табын белән идарә итү сәләтенә дә ия булырга тиеш.

Мәҗлесне кызның (яки яшь кияүнең) әтисе ачып җибәрә һәм, мәҗлеснең ни уңае белән җыелуын искәртеп, гомуми рәвештә генә мәҗлестә кемнәр катнашуын әйтә. Чөнки кунаклар табынга утырышканчы ук инде бер-берсе белән азмы-күпме танышкан булалар. Әмма шушы ук эшне табынны алып баручы да оста итеп эшли ала. Бу очракта ул, тамада кешегә тәгаенләнгән хокук буенча, беренче сүзне (тостны) үзе әйтә. Һәм шуннан соңгы иң тәүге сүзне кыз һәм егетне табып үстергән аналарына бирә. Шәхсән минем үз карашымча, әни кешеләрне шушы рәвешле олылау отышлырак.

Шул рәвешле туй мәҗлесе башланып китә. Кунаклар салат кебек ризыклардан, салкын ашлардан авыз итәләр.

Кияү белән кәләшнең әти-әниләре сөйләп бераз вакыт үткәч, шаһитларның берсе урыныннан күтәрелә.

Шаһит кыз. Иптәшләр, әле генә Айдар белән Галия исеменә килгән телеграммаларны һәм хат-открыткаларны китерделәр. Бик кызыклы һәм гыйбрәтле телеграммалар, файдалы киңәшләр язылган открыткалар. Гаилә корган дусларыбызны һәм кунакларыбызны шуларның бер өлеше белән таныштырасым килә. Игътибар белән тыңлагыз.

1.   "Кызганычка каршы, никах туегызда катнаша алмыйм. Тугыз айдан соң килеп җитәрмен. Минем туйны бергәләп бәйрәм итәрбез". - Балагыз.

2.   "Ипотека буенча льготный квартир һәм акчалата ярдәм аласыгыз килсә, безнең тууны бик озакка калдырмагыз". - Икенче һәм өченче балаларыгыз.

3.  "Коляска, карават, пеленка-биләү кебек әйберләрне, инфляция булганын көтмичә, хәзердән үк алып кую хәерле. Туйдан соң ук безгә рәхим итегез". - "Детский мир" кибете сатучылары.

4.  "Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре, канатларны каера ул аерылу сәгатьләре". - Әлфия Афзалова апагыз.

Шаһит егет. Каршы килмәсәгез, Айдарга һәм мәҗлес исеменә килгән теләк-киңәшләр белән үзем таныштырам.

1. "Без, буйдаклар, мәхәббәт өлкәсендә иң ирекле һәм иң бәхетле кешеләр. Үз иркәң белән шул иректән ваз кичүеңнең ахыры хәерле булсын". - Буйдаклар җәмгыяте.

2.   "Сөйгәнең белән үбешү дә, тибешү дә килешә. Ләкин тибешәм дип 15 тәүлеккә утыра күрмә". - Милициянең КПЗ бүлеге хезмәткәрләре.

3.   "Хатын кеше авызында бер теш кенә калса да, рәнҗеткән ирен чәйнәп өзә ала. Аның тешләреннән саклан. Нахакка хатыныңны рәнҗетмә". - Алтын туен үткәргән бабаң.

4.  "Хатыныңны фәрештә итеп күрәсең килсә, аның өчен җәннәт тудыр". - Төрле халыкларның мәкальләрен, файдалы киңәшләрен өйрәнгән профессор Хуҗиәхмәт Мәхмүтов абыегыз.

Туй үткәрелә торган өйдә яки, гомумән, туй кафеда яки ашханәдә үткәрелгән очракта да, йә кыз, йә кияү ягыннан яраткан әби кеше (дәү әни) була. Телеграммалар һәм хат-открыткалар укылганнан соң, өченче итеп (теләге булганда, әлбәттә) аны сөйләтеп алу да бик урынлы.

Мәҗлес тантанасы, туй ризыклары белән сыйлану дәвам итә. Табынны алып баручы, җаен китереп, әле бер кешегә, әле икенчеләргә сүз бирә. Туйда сөйләргә теләүчеләр һәрчак күп булганлыктан, һәр тост-нотыктан соң бокал күтәртмичә, берничә чыгышны, һичшиксез, бергә берләштерү бик уңай һәм бик тә кулай. Бу, бердән, кунакларны күп эчүдән саклау өчен кирәк булса (кызганычка, хәзер туй кунаклары элеккечә ачы бал яки сыра гына эчми бит!), икенчедән, сүз әйтергә теләүчеләрнең барысын да сөйләтеп чыгу өчен кирәк. Бу, димәк, ризасызлык белдерүгә, үпкәләшүләргә юл калдырмау да дигән сүз. Аннары килеп, кунакларның берсен мактап, икенчесенең исемен генә атап сүз бирү дә килешми. Һәркемгә бер кәлимә булса да җылы сүз табарга тырышырга кирәк һәм сөйләргә тиешле кешеләрне, әзерләнеп торсыннар өчен, сүз бирер алдыннан искәртергә кирәк. Ләкин боларга ирешү өчен хуҗалардан алдан ук тиешле мәгълүматлар алып яки, һич югында, мәҗлес барышында ачыклап, сүз бирәсе кешеләрне икешәр, хәтта кайчакта өчәр итеп берләштерә белү таләп ителә. Әйтик, кызның яки егетнең туганнарын ике яктан да берәр-берәр итеп, яисә башта бер яктан икешәр, аннары икенче яктан да шулкадәр кешене сөйләтү уңышлы чыга. Ләкин туганнарның тост-нотыкларын, һичшиксез, яшь кияү белән яшь кәләшнең бергә укыган яки бергә эшләгән дус-ишләренең, хезмәттәшләре һәм дә күрше-күләннәренең чыгышлары белән аралаштырып (ягъни алмаш-тилмәш сүз биреп) алып бару зарур.

Укытучы-остаз булган яки аеруча хөрмәт ителгән кунакларга, шул исәптән эш буенча яшьләрнең башлыгы-начальнигы булган кешеләргә, чыгарылма рәвештә, аерым-аерым сүз бирү дә нигезле. (Мәҗлестә кеше аз булган очракта исә кунакларга сүзне берәмләп бирү дә таманга туры килә). Һәм, әлбәттә инде, мәҗлес җанлы һәм күңелле барсын өчен, шаһитлар ярдәмендә яки катнашлыгында вакыт-вакыт арага төрле уеннар һәм музыкаль тостлар кертеп җибәрү дә үзен нык аклый. Чөнки бу хаклы рәвештә хәзерге туйларның мотлак сыйфаты һәм үзенчәлеге булып санала. Әмма уеннар, минемчә, бигрәк тә олылар катнашкан туйда, үзмаксат төсен алырга, ягъни сөйләүләрне күмеп китәргә тиеш түгел. Аларның бер өлешен, күп кенә якларда гадәткә кергәнчә, тәнәфес вакытында да үткәреп була бит.

Хөрмәт саклап хуҗа-башлык кешене алданрак сөйләткәннән соң, бераз ара калдырып, сүзне яшь кияү белән киленнең якын туганнарына бирү соралып тора.

Бу очракта ике вариант алга баса: йә башта олы кода-кодагыйларның якын туганнарын сөйләтү, яисә, әгәр егетнең дә, кызның да бертуганнары бар икән, шуларга сүз бирү. Мин шәхсән үзем олырак буын вәкилләре белән яшьләрнең чыгышларын аралаштырып алып бару уңышлырак дип саныйм һәм инде олылар сөйләгәнлектән, бу юлы сүзне яшь парның бертуганнарына бирү ягында торам.

Шаһит кыз. Айдар, син иртән кәләшем янына кергәндә сынаулар аша үттем инде дип бик куанып утырмасаң иде. Тагын да сынау үтәсең бар әле - басуыңны сорыйм. Алдагы сынау - сине якыннанрак белү, интервью алу характерында. Сорауларга икеле-микеле итеп түгел, ә дөрес итеп җавап бирергә кирәк.

Беренче сорау. Хатын кеше, ягъни ир хатыны синеңчә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Галиядә күрергә теләгән шундый дүрт сыйфатны санап күрсәт.

(Яшь кияү җавабыннан соң икенче сорау бирелә.)

Икенче сорау. Хатының өйдә юк, ди. Балаң елый, асты юешләнгән, тамагы ач. Җитмәсә, сөт кайнап чыгарга, камыр ташырга җыена. Шушы ситуациядә нишләр идең?

Өченче сорау. Кәләшең алтын балык тотты, ди. Синеңчә, ул алтын балыктан нәрсә сорар иде?

Дүртенче сорау. Хоббиең, мавыккан-яраткан шөгылең нинди?

Шаһит егет. Галия, сиңа да баштагы өч сорау шундый ук типта. Беренче сорау. Ир кеше, гаилә башлыгы синеңчә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Җавап алынгач, икенче, аннары өченче сораулар бирелә).

Икенче сорау. Ирең командировкада, ди. Мебельгә тузан утырган, кухняда юылмаган савыт-саба өелеп тора. Менә шундый чакта Айдарның әти-әнисе "килен, өйдә бул, хәзер килеп чыгабыз" дип шылтыраттылар, ди. Нишләр идең?

Өченче сорау. Ирең дә алтын балык тотты, ди. Синеңчә, ул әлеге балыктан нәрсә сорар иде икән?

Дүртенче сорау. Бишек җыры җырлап күрсәт, һичъюгы, көйләбрәк булса да сүзләрен әйт.

Менә шушы диалог-интервьюлы тамашадан соң инде кода-кодагыйларның туганнарына сүз бирергә вакыт җитә. Димәк, тамада кабат үз вазифаларына керешә.

Мәҗлес, озын паузаларга һәм темп-ритм бозылуга юл калдырмыйча, шул рәвешле җанлы төстә дәвам итә. Табында һәркем диярлек үзен, гомуми ритмга ярашып, дирижерга буйсынган музыкант кебек тотарга, табын кагыйдәләренә җайлашырга тырыша. Алып баручы исә, тәҗрибәле дирижер һәм режиссер кебек, кунаклар белән идарә итүен белә. Сүзне кияү белән кәләшнең дусларына бирә.

Шаһит егет. Хәзер без сезгә, дуслар, гаиләгездә эш-вазифа бүлешергә тәкъдим итәбез. Гадел булсын, ризасызлык тумасын өчен, без шобага үткәрергә булдык. Шуның өчен үз кулыгыз белән язган кәгазьләрне без менә шушы кечкенә капчыкка (пакетка) салдык. Сез шуларны берәм-берәм алып, кычкырып укырга тиеш буласыз.

Шаһит кыз. Үзегез беләсез, хәзерге заманда бусы ир эше, бусы хатын-кыз эше дип аерып тору юк. Капчыктан кем нинди кәгазь ала, шунда язылган эш яки вазифаның берсен үзе, икенчесен тормыш иптәше үтәргә тиеш булып чыга. Каршы түгелсездер бит?

Айдар белән Галия ризалыкларын белдерәләр һәм, чиратлашып, капчыктагы (пакеттагы) кәгазьләрне берәм-берәм алып укый башлыйлар. Кәгазьләргә язылган эш-вазифа төрләре мондый:

- Баланы мин үзем табармын, ә син багарсың.

- Гаиләнең прокуроры син булырсың, ә мин гаиләдә әби патша булырмын.

-  Муеныма менеп атланмасаң, үзеңне өрмәгән җиргә утыртмам. Ә син артымнан сөеп кенә торырсың.

- Мин диванда ятып сиңа гәзит-журнал укырмын, ә син идән юарсың.

- Кухняда командир - син, өйдә главнокомандующий -мин.

- Минем турындагы имеш-мимешләргә карата син саңгырау бул, синең кимчелекле якларыңа карата мин сукыр булырмын.

- Акчаны табу һәм туздыру миңа йөкләнгән, ә син исәп-хисап алып барырсың.

-Бала имезү - минем эш, астын чистарту, чүпрәкләрен юып тору - синең эш.

- Җәнҗал чыга башласа, мин шундук колагыма мамык тыгармын, ә син минем арттан ук авызыңны йомарсың.

Мәҗлес дәвам итә. Кунаклар, күңелле гапләшә-гапләшә, сыйлануларын беләләр. Бер ашны икенче аш алмаштыра. Янә алып баручы сүз ала.

Алып баручы. Кем ничектер, җәмәгать, мин үзем хәзер музыкаль тост тыңлау ягында. Безнең табында сезгә яхшы билгеле булган менә дигән укытучы һәм җыр остасы Сания ханым бар (шартлы исем). Ходай аңа шулай күпкырлы талант биргән. Аның җырлавын барыбыз да бик яратабыз, мөкиббән китеп тыңлыйбыз. Ягез, Сания ханым, яшьләр хөрмәтенә бер матур җыр җырлап җибәрегез әле.

Шушының артыннан ук, әлеге җырчыга кушылып, табындагылар бер-ике күмәк җыр да башкарып алырга мөмкин. Ләкин кода-кодагыйларның, табындашларның кара-каршы җырлашып утыруын, яки ике төркемнең җыр ярышын мәҗлеснең икенче яртысына калдыру хәерле.

Кунаклар җыр белән күңел ачкан арада шаһитлар кухнядан (күрше бүлмәдән) калай поднос күтәреп чыгалар. Поднос өстендә - аллюминий яки эмальләнгән бәләкәй тимер савыт (табак), сулы стакан, бер зуррак кына бәрәңге, пычак, юка итеп туралган чыра кисәкләре һәм шырпы. Әгәр шулар арасында савытны казан шикелле итеп кую өчен тимерчыбыктан ясалган өч аяклы таган да булса, бигрәк тә яхшы. Поднос, керешли үк, өстәл өстенә яки бер читтә торган тумбочкага (табуреткага) куела.

Җыр тынган араны туры китереп, алып баручы яшь кияү белән кәләшкә мөрәҗәгать итә. Тегеләр урыннарыннан торалар.

Алып баручы. Кадерле балакайлар, һәр нәрсәнең үз вакыты дигәндәй, гаиләгездә кемнең кем булырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә тиешлеге дә билгеле булды. Эш бүлешкәндә ризасызлык күрсәтү дигән нәрсә сизелмәде. Инде, ниһаять, сезгә, яңа тормышка аяк басучыларга, үзегезнең гаилә учагын кабызырга да вакыт җитте. Сезнең ашарга пешерү өчен беренче тапкыр кабызган учагыгыз асылда гаилә учагы символы да булыр. Шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз, башта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп эш итегез. (Тамада яшьләрне дә үз янына дәшеп, поднос куелган тумбочка янына килеп баса һәм сүзен дәвам итә). Менә карагыз, шаһит дусларыгыз сезгә ризык әзерләү һәм учак кабызып җибәрү өчен барысын да әзерләп куйган. Калганы сездән тора. Әйдә, башлагыз.

Яшьләр эшкә керешә. Яшь килен тиз генә бәрәңге әрчи дә, икегә ярып, "казанга" сала. Өстенә су да сала.

Яшь кияү исә таганга "казанны" һәм астына чыраларны урнаштыра тора һәм бәрәңгене салу белән үк, учак кабызып җибәрә.

Алып баручы (эш белән мәшгуль яшьләрне дәртләндереп). Күрегез, җәмәгать, гаиләдә бердәм эш башланды. Сөбханалла, икесе дә бик уңган икән -куллары эшкә ятышып, уйнап кына тора. Әһә, эшчән кияүебез учак та кабызып җибәрде. Афәрин! (Шунда ук алып баручы яшь гаиләнең үзенә мөрәҗәгать итә). Ә хәзер, яшьләр, гаилә утыгызны, парлашып күтәреп, кунакларны әйләнеп чыгыгыз. Тантаналы гаилә парады булсын. (Дәртле музыка яңгырый. Яшьләр көй ритмы уңаена табынны әйләнәләр. Алар урап килгәндә, алып баручы чыгышын йомгаклау сүзләре белән тәмамлый). Без - табындашлар исә сезгә, кадерле дуслар, барыбыз дәррәү булып, "гаилә утыгыз беркайчан да сүнмәсен!" дибез. Гаилә утыгыз гомер буена йөрәкләрегезгә җылылык биреп, юлыгызны яктыртып торсын! Безнең бу теләгебез фәрештәнең "амин!" дигән чагына туры килсен!

Шаһит егет (төргәген югары күтәреп). Иптәшләр, сюрприз, көтелмәгәндә зур сюрприз! Әле генә безнең кулга яшь кияү белән яшь кәләшнең иң беренче фотолары килеп эләкте. (Белүебезчә, цифрлы аппаратлар кулланылган хәзерге заманда ике-өч сәгать эчендә фотоларны әзер итү һич тә проблема түгел.)

Шаһит кыз. Әйе, берничә сәгать элек загста һәм истәлекле урыннарда төшкән фотолары. Һәм, чынлап та, яшь гаиләнең иң беренче фотолары болар. Менә, читтән генә күз салыгыз. Әлеге фотоларны без - барыгыз да кул чабыгыз, хөрмәтле кунаклар - яңа гына табадан төшкән коймак кебек, беренче итеп яшьләрнең үзләренә тапшырабыз.

Шаһит егет. Ә иң матур чыккан өч фотоның берәр данәсе, яшьләр ризалыгы белән, менә минем кулда калды. Хәзер мин өр-яңа уен тәкъдим итмәкче булам. Әйдәгез, символик рәвештә аукцион уены үткәреп алабыз. Акчасы, иш янына куш дигәндәй, яшьләр файдасына булыр.

Шаһит кыз. Аукционга беренче фото тәкъдим ителә. Яшь кияү белән яшь кәләш бер-берсенә йөзекләр кидергән вакыт. Бик матур истәлек булачак. Кем алырга тели? Башлангыч бәясе - утыз сум. Утыз сум - бер, утыз сум - ике...

Берсен-берсе уздыра-уздыра әйтелгән саннар яңгырый: йөз сум, йөз илле сум...

Шушының белән мәҗлеснең беренче яртысы тәмамлана. Тәнәфес игълан ителә. Бераз җилләнеп, ял итеп алу саф һавада, әйтик, ишегалдында үтсә, бигрәк тә яхшы. Мондый чакта иркенләп татарча һәм заманча биюләр, танцылар оештырып була. Төрле хәрәкәтле уеннар үткәрү дә шактый җиңелгә туры килә. Һәм әйтергә кирәк, күп җирләрдә, бигрәк тә шаһитлар актив катнашканда, тәнәфес вакыты шулай күңелле, матур булып уза да.

Тәнәфестә уйнала торган уеннар.

Яшь парны кайсы як тизрәк тәбрикли?

Янәшә табуреткаларга, бераз ара калдырып, яшь кияү белән яшь кәләшне утырталар. Алар янына, бербер артлы басып, ике яшьләр төркеме тезелә. Һәр төркемнең бер башы егет яки кыз янында, икенче башы исә уң яки сул якка таба сузылып китәргә тиеш. Һәм тагын бер шарт: төркемнәрдә уенда катнашучылар саны үзара тигез булырга тиеш.

Сигнал булу белән, уен башланып китә. Һәр ике яктагылар да урындыкта утырган яшь кияү белән кәләшне тәбрикләп, бер-бер артлы һәркайсының ике битеннән үбә башлыйлар. Берсе тиз генә үбә дә, читкә тайпылып, икенчесенә юл бирә, икенчесе - өченсесенә... Шул рәвешле уен, кызу-кызу барып, тиз арада тәмамланып та куя. Кайсы төркем алдан бетерә, шул як җиңгән була.

Курчак киендерү

Яшьләр тигез зурлыктагы ике төркемгә бүленә. Болар каршындагы табуреткалар өстенә яки шунда торучы өстәлнең ике башына ике зур курчак яткырып куялар. Яннарындагы пакетлар өстенә исә курчакларның киеме өелә: күлмәге, трусигы, башлыгы, кофтасы яки камзулы, оекбашлары, туфлиләре һәм пальтосы. Һәр төркемдәге кешеләр саны да шушы киемнәр санына тигез булырга тиеш.

Команда булуга, болар, бер-берсен алмаштырып, курчакны киендерергә тотыналар. Һәркем киемнәрнең берсен генә кидерә. Кайсы як алдан киендереп бетерә, шул төркем җиңүче дип табыла. Ике төркем ярышына корылган мондый уеннар тагын да кызыклырак чыксын өчен, төркемнәрнең берсе кыз ягы, икенчесе егет ягы кунакларыннан да төзелә ала.

Кайсы төркемнең костюмы оригинальрәк?

Ике-өч кешедән торучы ярышта катнаша торган һәр төркемгә берәр төргәк туалет кәгазе бирелә. Шушы төп "төзү" материалына өстәп, ярышучылар вак-төяк ярдәмче әйберләр дә куллана алалар. Иҗади конкурсның шарты - әлеге кәгазьне һәм, кирәк тапканда, кайбер ярдәмче материаллар да файдаланып, араларындагы (төркемдәге) берәүне үзләре сайлаган оригиналь костюмга киендерү, ягъни аны ниндидер образ кыяфәтенә кертү.

Табигый инде, төрле костюмнар уйлап чыгарып, төрле образлар тудырырга мөмкин. Шундыйлардан мәсәлән, башлыгы кош каурыйлары кебек тырпаеп тора торган итеп эшләнгән һәм итәгенә кәгазь чуклар тагылган индеец, яки башыннан балтырына кадәр ике яклап шарф кебек асылынып торучы шундый ук "каурый" киемле кабилә башлыгы; бер як иңсәсеннән тезенә кадәр "тукыма" яки "күн" өлгеләр салынып төшкән һәм бил турысында шуның өстеннән аркылыга каеш кебек итеп кәгазь уралган Рим сенаторы (яки легионеры); башына кәгазьдән эшләнгән папаха кигән һәм бил "каешына" кыйгачлап җибәрелгән күкрәк "каешы" электерелгән, озын "мыеклы" казак атаманы; кәгазьдән үрелгән шнурлары асылып торучы парад костюмы һәм кәгазь беретка кигән десантник; йөзенә һәм тәненә тоташ ак итеп кәгазь уралган һәм борыны турысына кишер кыстырылган кар бабай; кәгазьдән үрелгән ике толымы тубыкка кадәр төшеп торучы "Толымнар конкурсы"нда җиңеп чыккан кыз һ.б.

Төрле образларга бәйләнешле костюм-киемнәр конкурсында җиңүчене (катнашучылар күп булса, икенче һәм өченче урыннарны алучыларны да) тамаша кылучы кунакларның тавыш бирүенә карап билгеләргә мөмкин.

Бияләй аша күлмәк изүен эләктерү

Ярышырга берничә кеше чыга. Изүле күлмәктән булган егетләр үз күлмәгендә кала. Бары галстугын салып, изүендәге төймәләрен генә ычкындыралар. Уенда катнашучы башка киемнән булган бер-ике егеткә яки кызга исә киеме өстеннән изүле күлмәк кидерелә. Болардан тыш, ярышучылар барысы да бер кулына бәйләгән яки тегелгән бияләй кияләр. Сигнал булгач та, алар шул бияләйле куллары белән изү төймәләрен берәмләп эләктерергә тиешләр. Бияләй аша моны эшләү бик тиз генә бармый. Кем беренче булып эләктереп бетерә, шул җиңүче була.

Кем нәрсәгә сәләтле?

Уенда катнашучылар түгәрәк ясап басалар. Гармун уйнап торганда, кулдан-кулга бер алма җибәрелә. Музыка тавышы кинәт тукталганда алма кем кулында була, шул уенны алып баручыга үзенең бер әйберен (сәгатен, кулъяулыгын, тарагын, көзгесен, помадасын, мобиль телефонын һ.б.) бирә. Күпмедер әйбер җыелгач, боларның ияләреннән үзе теләгән бер сәнгать номеры башкарттыралар яки берәр һөнәр күрсәттерәләр. Әйтик, җырлау, бию, шигырь сөйләү, теге яки бу темага мәкаль табып әйтү, мәзәк-анекдот сөйләү, фокус күрсәтү, теге яки бу кушылган рольгә керү, шул исәптән төрле хайван яки кош-корт тавышы чыгару, сөйгәнеңнең портретын ясау, сөйгәнеңә беренче тапкыр мәхәббәтеңне, яратуыңны аңлату. Шуннан соң гына һәркемгә алынган әйберен кире кайтарып бирәләр. Уен җыелган әйберләр (фантлар) бирелеп беткәнче дәвам итә.

"Тәмле тамак" исеменә кем лаек?

Уенда катнашырга теләк белдергән берничә кеше чыгарыла һәм артка борып, куллары бәйләнә. Кулларны, кушырып, артта тотарга да ярый. Алларындагы өстәл яки берәр биегрәк әйбер өстенә исә, ара калдырып, уенда катнашучылар санынча кәгазьле конфетлар тезеп куела. Уен башлануга әмер булу белән, болар авызлары белән баш-башлары борылган кәгазь фантикны сүтәргә һәм ачарга, җаен табып, эчендәге конфетны ашарга тиешләр. Кем иң алдан шуңа ирешә, шул "тәмле тамак" дип игълан ителә.

Чәч чуклары ясау осталыгы Жирәбә салып яки үз теләге белән берничә кыска прическалы кыз түгәрәк уртасындагы урындыкларда урын ала, яисә чүгәләп утыра. Алар янына янә шул ук санда дус кызлары яки теләк белдергән егетләр чакырыла. Боларның һәркайсына чәч чукларына яки толымнарга кидертелә торган түгәрәк резинкалар бирелә. Уен башлану белән, әлеге чакырылган кызлар һәм егетләр үзләре янындагы кызларның чәчләренә, тотам-тотам аерып, бер-бер артлы резинкалар урый башлыйлар. Кем билгеле бер вакыт эчендә күбрәк чук ясый, шул җиңеп чыга һәм югары дәрәҗәле "Матурлык салоны"нда эшләргә лаеклы" дигән бәяләмә ала.

Эләктергечләр кайда?

Уенда катнашучы өч-дүрт кешенең күзләрен бәйлиләр. Шулкадәр ук кешенең киемнәренә һәм тәненә исә күп кенә кер кыстыргычлары эләктерелә. Уен башлануы игълан ителү белән, күзләре бәйле уенчылар боларның киеменә һәм колак-борын кебек урыннарына эләктереп куелган кыстыргычларны, кулларын өскә-аска таба йөртә-йөртә, эзли һәм җыя башлыйлар. Алдан билгеләнгән вакыт эчендә кайсы уенчы күбрәк кыстыргыч җыя, шул җиңүче дип табыла.

"Алма пеш, авызыма төш" кенә түгел

Бу исем астында ике уен берләштерелеп тасвирлана. Люстрага яки аркылы тарттырылган җепкә (нечкә бауга) берничә алма эленә. Аларны ярышырга чакырылган яшьләр үрелеп ашарга тиеш. Алмалар буй җитмәслек югарылыкта эленгәнлектән, ярышучы яшьләрне күтәрергә, димәк, аларга ярдәм итәргә дуслары да чакырыла. Үз алдындагы як-якка чайкалып, уйнаклап торган алманы, җаен табып, кем тизрәк ашый, шул пар җиңүче була.

Алма ашау уенының варианты да бар. Бу очракта алманы турап, кисәк-кисәк итеп ярышучылар алдына куялар. Әлеге кисәкләрне мөмкин кадәр азрак вакыт эчендә ашау өчен ярышканда, яшьләр кулларын артка кушырып торырга тиеш.

Мәҗлеснең икенче өлеше башланыр алдыннан, ягына карап, төрле маҗаралар булып алырга мөмкин. Мәсәлән, кәләшне яки аның аяк киемен урлап яшерү, я булмаса аларның урынын алу. Бу хәлләрдән бары акча түләп, йә ниндидер җәза үтәп, яки югалганны эзләп табып кына чыгып була. Шушы маҗаралардан соң, кунаклар утырышып беткәч, тамада кабат үз вазифаларына керешә.

Алып баручы. Җәмәгать, минем кулымда - шырпылар кадалган алма. Энәләре тырпаеп торган керпегә охшаса да, ул ызгыш алмасы түгел, ә мәхәббәт алмасы. Хәзер мин аны Айдар белән Галиягә бирәм. Бер-берләренә нинди назлы, иркәләү сүзләре белән эндәшерләр икән - шырпыларны берәмләп ала-ала, безнең алда алмаш-тилмәш шундый сүзләр әйтсеннәр әле. Мәхәббәт алмасы нурлы аура тудырып, дәрт-дәрман өстәп торсын үзләренә.

Яшь кияү белән яшь кәләш, назлы елмаеп һәм берсен-берсе уздырып, матур сүзләр әйтә башлыйлар: сандугычым, бөркетем, күбәләгем, арсланым, аппагым, йөрәк маем, матурым, акыллым...

Уены-чыны бергә кушылган әлеге тамаша тәмамлангач, алып баручы мәҗлеснең икенче яртысындагы сөйләүләрне ачып җибәрә. Һәм беренче тостны Галияләрнең (Айдарларның) ирле-хатынлы күршеләренә бирә.

Табындагылар, татар туйларында кабул ителгәнчә, берсеннән берсе тәмле ризыклар белән сыйлануларын дәвам итәләр, ашый-эчә тыңлыйлар. Кызыклы яки күңелләренә хуш килгән урыннарда, хуплау сүзләре әйтеп, дәррәү көлешеп алалар. Алып баручы сөйләргә теләк белдергән чираттагы кешегә сүз бирә.

Шаһит егет. Хәзерге яшьләрнең белмәгәне юк. Айдар белән Галиябез гаилә төзүгә дә томана булып түгел, ә гаилә тормышының нечкәлекләрен үзләштереп алындылар. Алар икесе дә "Яшь гаилә" курсларын тәмамладылар һәм диплом алдылар. Хәзер мин сезне Галиягә бирелгән диплом белән таныштырам.

Диплом

Бу диплом Зарипова Галия Искәндәр кызына бирелә. 2007 елның 19 гыйнварында ул "Яшь гаилә" курсларын уңышлы тәмамлады. Дәүләт комиссиясе карары нигезендә аңа "уңган хатын" белгечлеге бирелде.

Дәүләт имтиханнары билгеләре:

1.  Ирне уч төбендә биетү гыйлеме - 5
2. Тасма теллелек осталыгы - 5
3. 40 төрле хәйлә белү - 5
4. 70 төрле аш әзерләү һөнәре - 4
5. Акча саклау, акча туздыру - 5
6.  Көзге каршында бөтерелү, бизәнү маһирлыгы- 5
7.  Ир туганнары килгәндә, чиргә сабышу осталыгы - 4
8. Йомышыңны иргә түшәккә ятканда сөйләү - 5

Дәүләт комиссиясе рәисе: Кушйөрәкова
Сәркәтип: Бикъүткерова

Шаһит кыз. Ә мин хәзер сезне Айдарның дипломы белән таныштырасым килә. Аңа дәүләт комиссиясе тарафыннан "булдыклы ир" белгечлеге бирелгән. Имтихан билгеләре түбәндәгечә:

1.  Хатынга акча бирү һәм яшерен кесә булдырырга өйрәнү - 5
2. Хатын сүзен тыңлау, үзеңчә эшләү - 5
3.  Шешәне шешәдән, хәмерне судан аера белү - 4
4. Хатынны иркәләү, сөя белү сәнгате - 5
5. Хатынны королева итеп киендерә белү - 4
6.   Хатынга сереңне сөйләмәү, ачык авыз булмау сәнгате - 5
7. Хатынны мактап узындырмаска өйрәтү - 5
8. Хатынша булмау гыйлеме - 5

Дәүләт комиссиясе рәисе: Чынъирбаев
Сәркәтип: Алдатмасов.

Текстларны укып чыккач, шаһитлар, кулларын кыса-кыса, яшьләргә дипломнарын тапшыралар.

Алып баручы. Җәмәгать, безнең арада бүген Айдарга кәләше янына керү өчен кырыкмаса-кырык киртәне җиңәргә, сират күперен үтәргә ярдәм иткән кияү егетләре утыра. Шигырьнең кәттәсе, поэтик бомбасы ахырга туры килгән кебек, бу егетләрне дә мин юри ахырга, мәҗлеснең икенче яртысына калдырдым. Аңа карап кына укалары коелмас дип уйлыйм. Алар көн буена Айдар белән Галиянең тән сакчылары булдылар, загста да, аннан соң да яшьләребезгә җил-яңгыр тидертмәделәр. Хәтта көнләшеп бозулардан, күз тиюдән сакладылар. Хәзер мин бик теләп сүзне сезгә бирәм, кияү егетләре. Теләкләрегезне җыр-шигырь белән дә әйтә аласыз.

«Шаһитлар оештыра торган уеннарның чираттагысы -яшь кияү белән яшь кәләшне ант иттерү. Табигый инде, врачлар яки солдатларның ант итүе йогынтысында туган бу уен-йола да туй мохитенә, мәҗлес шартларына яраклаштырылып башкарыла. Юмор белән сугарылган текстларның төзелеше исә проза рәвешендә дә, шигъри формада да була ала.

Шаһитегет. Иптәшләр, язып та, тел белән дә аңлатып булмый торган бер могҗиза бар: кеше гашыйк булдымы, күңеле канатлана, хәтта шигырь яза башлый. Бер-беренә мөкиббән китеп гашыйк булган Айдар белән Галиянең дә шагыйрьлек сәләте ачылды бит. Чын әгәр! Иртән үзләренә: "Мәҗлес алдында ант итәсегез бар, текстларын алдан уйлап куегыз" - дигәч, "эһ" дигәнче шартлатып, шигырь яздылар да ташладылар.

Шаһит кыз. Хәзер шул язган текстларын үзләреннән укыттырабыз. Мә, Айдар, монысы синең ант тексты, монсы, Галия, синеке. Укып җибәрегез.

Яшь кияү (тамак кыргалап, тантаналы тавыш белән):

Сандугачым, былбылымны
Йөртермен кулларымда,
Машинага утыртырмын
Очраса юлларымда.

Бер кружка сыра белән
Чикләнергә бәйрәмдә,
Бик эчәсе килгәнлекне
Басар әле әйрән дә.

Һәр зарплата акчасын
Хатынга кайтарырга,
Әби-бабайның өендә
Зур эшләр майтарырга.

Кайда торсак, яшәсәк тә,
Кунак җыеп торырга,
Барча авырлыкны җиңеп,
Үрнәк гаилә корырга.

Шаһит егет. Бу текстта әле барысы да әйтелеп бетмәгән. Минем алда Айдар: "Отец-герой булачакмын, Галиядән кимендә 10 бала таптырачакмын!" - дип тә ычкындырды.

Шаһит кыз. Бирсен Ходай! Ә хәзер инде шигъри антыңны син укы, Галия. Барысы да ишетсен - кычкырып укы.

Иремне, кадерлемне
Йоклатырмын иркәләп,
Ялгышып тоткарланса да,
Алып кайтмам типкәләп.

Минем бердәнберемне
Начар тәрбия итмәскә,
Савыт-саба шалтырау белән
Кире кайтып китмәскә.

Табарга балаларның
Матур һәм тазаларын,
Бергә-бергә тәрбияләп,
Кеше итәргә аларын.

Чын күңелдән, йөрәктән
Антларымны үтәрмен,
Сезне - туганнарымны
Алтын туйда көтәрмен.

Антлар укылып беткәч, шаһитлар, музыка уйнап торганда, тантаналы итеп, яшьләрнең муенына истәлек медальләре тагалар. (Мондый медальләр заказ белән гравюра мастерскоенда металлдан эшләтелә, йә булмаса төсле калайны чүкеп, яки агачны көйдереп лаклау юлы белән кулдан ясала. Әгәр медальләргә яшь гаиләнең фамилиясе, кияү белән кәләшнең исемнәре, никахлашу датасы һәм урыны да ясалса, тагында шәбрәк була.)

Алып баручы. Минемчә, хәзер җырлашып утырырга вакыт җитте. Күптән инде җырларга күңелләр ашкынып, телләр кычытып тора. Җырламагач та көлмәгәч, бу дөнья нигә ярый?! Башта Зифа Басыйрова заманыннан ук килә торган традицион "Туй җыры"н җырларга тәкъдим итәм. Барыбыз да белә дип уйлыйм.

Кунаклар алып баручының тәкъдименә бик теләп кушылалар һәм шаһитлар таратып биргән текстларны кулларына алалар. (Күмәк рәвештә башкарылачак җыр текстларын, алдан ук компьютерда җыйдырып, җырлар алдыннан гына өләшеп бирү уңайлы.)

Алып баручы. Әйдә, гармунчы туган, сыздырып җибәр тальяныңны (баяныңны).

Кунаклар, күмәкләшеп, гармун тавышына кушыла. Өй эчен (залны) тутырып, җыр агыла башлый. (Халык көе, Г.Зәйнашева сүзләре).

Кунакларның берсе. "Килен төшкәндә" дигән җыр да бик матур бит. (Р.Яхин көе, Р.Миңнуллин сүзләре). Сүзләрен дә, көен дә беләбез. Белмәүчеләр булса, аның тексты да кулыбызда бар. Әйдәгез, күтәреп алсагыз, мин башлыйм.

Күмәкләшеп җырлау шул рәвешле матур булып дәвам итә. Бер җырны икенче җыр алмаштыра. Бигрәк тә туй репертуарыннан төшмичә җырлана торганнары бердәм яңгырый. Шундый җырларның тагын   берсе   -   "Аерылмагыз"   дигән   җыр. (Ч.Зиннәтуллина көе, Г.Зәйнашева сүзләре). Җыр-музыка белән әсәрләнгән кунаклар җырлауларын дәвам итәләр. Күтәренке рух һәм аһәң стихиясе бөтен кунакларның күңелен биләп ала. Табында ярыша-ярыша җырлашу, моң-җыр белән хозурлану халәте барлыкка килә. Шушы халәткә бәйле рәвештә кунаклар, үзләре дә сизмәстән, акрынлап кара-каршы җырлашуга күчәләр. Димәк, дүртьюллык исемсез куплетларга - табын (мәҗлес) һәм кода җырларына чират җитә. Олылар катнашкан табында мондый җырлар аеруча яратып җырлана, чөнки мәҗлеснең максатына һәм табын рухына туры килгән җыр үрнәкләре гаҗәеп күп. Басмадан басма ясыйк, Ефәктән тасма ясыйк, Җыен кодалар җыелышкан, Җырлашып күңел ачыйк.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр,
Җыелганнар бу табынга
"Бертуганнар" дисеннәр.

Таң атканын шуннан беләм
-Күктәге аклык белән,
Сез дусларны тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.

Безнең алмагачыбыз,
Сезнең алмагачыгыз,
Безнең алмагачка кунды
Сезнең сандугачыгыз.

Йөгереп чыктык урамга,
Тәгәрәп килә бер алма,
Сезне безгә, безне сезгә
Кушты микән бер Алла.

Дүртьюллык җырларның бер өлеше турыдан-туры яшь парларга багышланган. Мәҗлестә бер-бер артлы алар да яңгырый.

Ай икегез, икегез,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.

Аерылмасын, каерылмасын,
Пар булсын канатыгыз,
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.

Белгән кунак вакытында китәр дигәндәй, аерым кунаклар авызыннан кайтырга вакыт җиткәнен белдергән җырлар да чыга башлый.

И бакырчак, бакырчак,
Ат өстендә ыңгырчак,
Сезләргә җитте ятыр чак,
Безгә җитте кайтыр чак.

Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк,
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,
Кайтып китәргә кирәк.

Шулай итеп, мәҗлес ахырына якынлаша. Әмма кунаклар таралышканчы, алып баручы, олылап, аш-су әзерләүчеләрне табын янына чакырып чыгара. Аларны мактый-мактый, кунаклар исеменнән рәхмәт сүзләре әйтә. Әгәр шунда яшьләр исеменнән үзләренә ниндидер бүләк тә бирелсә (мәсәлән, фартук-алъяпкыч, косынка-яулык, матур итеп тегелгән чәйнек каплавычы, чәй-конфет), бигрәк тә яхшы була.

Иң ахырда алып баручы сүзне, кәләш һәм үз исеменнән әти-әниләренә, кунакларга, шаһитлар һәм тамадага рәхмәт әйтү өчен, яшь кияүгә бирә.

Яшьләр туе

Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде.

Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар! Бүген без монда бәхетле йолдыз астында туган яшь гаиләнең - Айнур белән Гүзәлнең (шартлы исемнәр) туй мәҗлесенә җыйналдык. Барыбызның да күңелләре күтәренке, йөрәкләребез яшь парны котларга, уен-тамашаларда катнашырга җилкенеп тора. Әйдәгез, шушы күркәм табын янында Айнур белән Гүзәлнең күңелләрендә калырлык матур сүзләр әйтеп, сайрап-җырлап, уйнап-көлеп утырыйк.

Бәхетләргә юллар урау диләр,
Тормыш итү түгел кыр кичү;
Урау юлның башы менә бүген
Сездә уза торган туй киче.

Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә;
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында;
Тост күтәрик: "Сезгә - тигезлек!" - дип,
Бәхет телик тагын-тагын да.

Айнур! Җиләк булып пешкән, роза гөле булып чәчәк аткан кыз бирәбез сиңа. Шушындый матур, сөйкемле, акыллы кыз үстергәннәре өчен, Гүзәлнең әти-әнисенә бездән дә, синең исемеңнән дә мең-мең рәхмәт. Нәфис гөлне - Гүзәлебезне син сулыктырма, саргайтма, беркайчан да корытма, ә аңа җиләс җил дә, шифалы яңгыр да була бел. Бездән теләк шул сезгә, дуслар.

Икенче булып сүзне шаһит кыз ала. Ул да үзенең котлау сүзен һәм теләкләрен шигъри сәлам белән әйтеп бирә.

Алып баручы кыз. Таудан бары тау гына мәһабәтрәк була ала. Әйтәсе килгән теләкләрне дә аеруча матур, илһамлы итеп бары шигырь теле белән генә әйтеп буладыр. Туйда кырмыска да канатлана дигәндәй, мин дә эчемдәгеләрне канатлы сүзләр аша җиткермәкче булам.

Яшәгез сез, Айнур-Гүзәл,
Бер-берегезне аңлашып,
Икегез бөр җан-тән булып,
Гомер буе сайрашып.

Күңелегездә һич сүнмәсен
Игелек, иман нуры,
Өегездә бәхет гөле
Сулмасын гомер буе.

Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәбәй туегыз,
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.

Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.

Алып баручы егет. Хәзер кунакларны табында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырып китәбез.

1. Үзеңне өйдәге кебек хис ит, тик кунакта икәнеңне онытма.

2.  Начар кәефеңне ишекнең теге ягында калдырып кер. Табында кош тоткан кебек шатланып, авызыңны ерып утыр.

3.  Нәфесегез чаты һәм язва чире ачылудан сакланыгыз. Тост әйтәләр дип кенә, салган бер бокалны төбенә кадәр түнтәреп бару юньлелеккә китерми.

4. Тавыш ярыларыңа хуҗа була бел. Кунакларның колак пәрдәсен тишәрлек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып утырма.

5.  Күршегезне үзегезнең хатыныгыз белән бутый күрмәгез. Исегездән чыгармагыз: күрше тавыгы каз булып, күрше хатыны кыз булып күренә ул.

6. Хатыныгыз ботыгызны чеметкән яки аягыгызга баскан очракта кычкырып җибәрмәскә, ә "аппагым" дип үбеп алырга.

7.  Башкаларга һәрчак кушылып җырла, белмәгән тәкъдирдә авызыңны ачып утырсаң да ярый.

8.  Күз алдың томалана башлый икән, бер кешенең өч булып күренә башлавын көтмә. Башкаларга сиздерми генә өеңә таю ягын кара.

9.  Мәҗлес вакытында кияү белән кәләшне йөдәтеп йөрү, тәнәфестә аларны чат-чат үбү һәм кочаклау катгый рәвештә тыела.

Мәҗлес дәвам итә. Алып баручы шаһит кыз беренче итеп сүзне кияү һәм кәләшнең яшь туганнарына - кода-кодачаларга бирә.

Алып баручы егет. Хөрмәтле дуслар! Игътибарыгызга бер белдерү. Менә яшьләребезгә загста язылышканда бирелгән һәм әлегә башланмаган гаилә альбомы. Аның беренче битенә, үзара тоташтырып, туй балдаклары ясалган. Ә икенче битенә Айнур белән Гүзәл бергәләп төшкән фоторәсемнәрен ябыштырырлар. Кызыклы бер истәлек булып калсын өчен, мин бу альбомны шушы мәҗлестә башларга тәкъдим итәм. Өченче, дүртенче һәм, әгәр җитмәсә, бишенче бите дә -безнеке, ягъни кунакларныкы. Һәркем теләкләрен һәм монда әйтергә өлгермәгәннәрен, бер-ике җөмлә белән булса да, шунда да язып калдырсын иде. Ручкасы -эчендә. Тәнәфес вакытында язсагыз да ярый.

Чираттагы сүз яшь кияү белән яшь киленнең уртак дустына бирелә.

Сүз бирелгән егет. Мин чыгышымны Шәрекъ риваяте белән бәйлисем килә. Яшәгән, ди, булган, ди, өч килен. Шушы өч киленнең гаиләләре белән бергәләп зур йортта бәхет тә яшәгән, ди. Бәхет берзаман китәргә уйлаган һәм олы килен янына килеп: Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, -дигән. Олы киленнең әллә ни исе китмәгән. Китсәң, китәрсең инде, миңа үз гомеремә җитәрлек байлык калдыр да дүрт ягың кыйбла, дигән. Бәхет киленне байлыкка күмгән дә, моның гаиләсеннән бөтенләйгә китеп барган. Бәхет киткәч, нәрсә буласын аңлыйсыз инде.

Бәхет икенче килен янына килгән. Сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Уртанчы килен дә аптырап калмаган. Миңа үз гомеремә җитәрлек акча калдыр, аннан китсәң дә ярый, дигән. Бәхет киленне акчага күмгән дә китеп барган.

Инде ул өченче килен янына килгән. Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Өченче килен әйткән: Без син булганга бәхетле яшәгән идек. Сине бер дә җибәрәсем килми. Инде бик китәсең килә икән, ирем белән икебезгә үз гомеребезгә җитәрлек сәламәтлек һәм тигез мәхәббәт калдыр, дигән. Бәхет киленгә карап торган да: Ай-һай! Син миннән бик күп нәрсә сорыйсың. Болай булгач, мин китмәм инде, сезнең белән генә калырмын, дип җавап биргән.

Менә шушы риваятьтәге сыман, син, Гүзәл, гаиләгезгә олы бәхет алып кил. Бәхет гаиләгездән беркайчан да китмәсен, сәламәтлегегез дә, мәхәббәтегез дә ташып торсын. Калганы - байлыгы да, акчасы да үз вакыты белән килер.

Янә бер кыз кеше тост әйткәннән соң, алып баручылар телеграммалар һәм хат-открыткалар укуны оештырып алалар. Аннары тагын нәүбәттәге кеше сүз ала.

Ике-өч кеше сөйләгән саен, алып баручылар арага яңа уен кертеп җибәрәләр. Чираттагы уен - яшь кияү белән яшь кәләштән интервью, сорауларга җавап алуга корылган тамаша. Ары таба исә -сүз сораган киләсе кешенең тосты. Шигъри тостлар берсеннән-берсе матур, күңелгә ятышлы булган кебек, алда сөйләнгән риваять шикелле, фольклор белән бәйләнешле тост-нотыклар да бик матур тәэсир калдыра.

Сүз бирелгән кыз. Минем бик хикмәтле һәм гыйбрәтле легенда-хикәят ишеткәнем бар. Атабыз Адәм бервакыт Алладан: "Нишләп син Хаваны шулай матур итеп яраттың?"- дип сораган, ди. Аллаһе Тәгалә "син аны яратсын өчен" дип җавап биргән. Адәм янә: "Ә нишләп син аны шулай тилемсәрәк итеп яраттың?" - дип сорау биргән. Аллаһе Тәгалә "ул сине ярата алсын өчен" дип җавап кайтарган, ди.

Менә күрәсезме, хатын-кызларга чибәрлек Алланың үзе тарафыннан бирелгән. Әгәр бездә бераз тилелек тә бар икән, ансы инде - сез ирләрнең кимчелекләрен күрмәс өчен бирелгән сыйфат. Халык әйтмешли, кирәк чакта гаиләдә сукыр да, саңгырау да була белергә кирәк. Татулык һәм тигезлек телим мин сезгә, Айнур һәм Гүзәл! Бер-берегезгә юл куеп, чөкердәшеп кенә яшәгез.

Кунаклар, күңелле гапләшә-гапләшә, сыйлануларын дәвам итәләр. Салкын ашлар янына бирелгән токмачлы ашны (ягына карап, пильмән дә булырга мөмкин) мактый-мактый ашыйлар. Тостлар белән уен-тамашаларның алмашынуы да үз җаена дәвам итә.

Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. Бу уен "Пешми калган мәхәббәт җырлары" дип атала.

Очып бара бер бәлеш,
Агып тора майлары,
Бик сагынган чакларыңда
Аягыңны суга тык.

Сезнең бу шәп җырны ишеткәнегез бардыр. Ә хәзер шушыңа охшаган җырны - бәлки безнеке тагын да матуррак чыгар - без үзебез иҗат итәргә тиеш. Шарты бик гади: табынның ике ягына мин менә шушы ике кәгазь битен җибәрәм. Һәркайсыгыз шунда башыгызга килгән яки үзегез белгән мәхәббәт җырыннан бер юл язасыз, аннары шул турын күрсәтмичә бөкләп, күршегезгә бирәсез. Күршегез дә шулай эшли. Соңыннан инде, әлеге кәгазьләр табынны әйләнеп чыккач, бергәләшеп тудырган шедевр җыр белән бергәләп танышырбыз.

Мәҗлеснең тәүге өлеше тәмамланыр алдыннан, яшь кияү белән яшь кәләш арасында эш-вазифа бүлешү уен-тамашасы үткәрелә. Һәм шуның артыннан ук, алып баручыларның берсе белдерү ясый.

Алып баручы кыз. Беренче тәнәфескә чыкканчы, кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.

"Бүген Мөслим районының Иске Вәрәш авылында (шартлы исем) шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. - Районның метеорология станциясе".

Яшьләр күңеле җилкенчәк, гел уйнаклап тора бит инде. Тәнәфес вакытында да төрле кызыклы уеннар оештырыла. Шулай ук биеп-җырлап алырга да җай табыла.

Ялдан соң мәҗлес кабат үз ритмына керә. Табынга "икенче аш" итеп бирелә торган туралган ит яки башка төрле итле ризык килә. Яңадан уен-көлке, шаярышып сөйләшүләр, сүз-тост әйтүләр мәҗлеснең җанлы манзарасына әверелә.

Яңа тост әйтүче кыз. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, каршы килмәсәгез, мин дә котлавымны, теләкләремне шигырь белән әйтәм әле. Шигырь теле -гашыйклар теле, диләр бит. Димәк, Айнур белән Гүзәлнең куш йөрәгенә аеруча ята торган тел.

Котлыйм сезне, дусларым,
Бәйрәмнең зуры белән,
Балкысын тормыш юлыгыз
Гел бәхет нуры белән.

Капкагызны беркайчан да
Кайгы җиле какмасын,
Бәхет, шатлык, саф мәхәббәт
Янәшәдә атласын.

Йөз яшькә кадәр яшәгез,
Икегез дә шат булып,
Берегез - әби, ә берегез
Аксакаллы карт булып.

Пар күгәрченнәрдәй гөрләп
Яшәгез бергә-бергә,
Тыныч тормыш, матур язмыш -
Миннән теләк шул сезгә.

Яңа тост әйтүче егет. Бүген - берегез кояш, икенчегез ай кебек ике гашыйкның таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн. Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул. Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз, инде никахыгызны күз алмасы кебек саклагыз, туйда яуган теләкләрне аклагыз. Төннәрегез тыныч, рәхәт узсын, көннәрегез якты, егәрле булсын. Өегездә һәрчак бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы яңгырап торсын. Пар канатлы, куш йөрәкле булып гомер кичерегез.

Алып баручы егет. Ә хәзер, кадерле кунаклар, яңа уен уйнарга чират җитте. Без сезгә менә шушы курчакны бирәбез. Музыка уйнаганда ул сезнең арада кулдан-кулга йөрсен. Музыка туктаган чакта курчак кем кулында кала, шул әлеге курчакның берәр җирен үбәргә тиеш. Аннары ул уң яки сул як күршесенең дә шул җирен үбә. (Алдан килешү буенча, әлеге кызыклы, әмма четерекле, нәзакәтле эшне кулында курчак калган кешенең бер күршесенә дә йөкләргә була. Ягъни баштагы кеше курчакның кайсы җирен үбә, аның үзен дә күршесе шул җиреннән үбәргә тиеш була).

Уеннан соң, гадәттәгечә, кунакларга сүз бирүләр, сөйләүләр, котлау нотыклары. Шулар арасында, мәҗлеснең кайда үткәрелүенә карап, өчпочмаклар белән шулпа, яисә татарның атаклы ризыгы - ит бәлеше дә бирелергә мөмкин. Чөнки мәҗлестә ашның - үз урыны, сүзнең - үз урыны.

Сүз бирелгән чираттагы егет. Кадерле Айнур һәм Гүзәл! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле никах туегыз. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди. Әмма иң дәһшәтле утны да су сүндерә. Шул суны, дәрьяларны исә ир-егетләр генә туктата яки авызлыклый ала. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын-кыз елмаюы гына эретә, әсир итә аладыр. Ике каен куш булып үссә, яфраклары да кушылып шаулаша, ике чибәр бергә кушылса, йөрәкләре бергә тибә, куш була. Йөрәкләрегез йөз яшькә кадәр бергә типсен, кадерле дуслар!

Сүз бирелгән чираттагы кыз. Кадерле дуслар! Әле кичә генә сезнең һәркайсыгыз аерым "мин" иде. Ә менә бүгеннән башлап "мин" диясе урынга сез торган саен ешрак "без" диярсез, чөнки сез ир белән хатын булдыгыз, гаилә төзедегез. Алда - озын тормыш юлы. Ул юл шома гына булмас, төрле сикәлтәләр, каршылыклар да очрар. Кашык-аяк шалтырап алган чаклар да булыр. Ләкин сез нык булыгыз, бирешмәгез. Икең бер булганда, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешкәндә генә гаилә чыныга, җиңүгә, чын бәхеткә ирешә.

Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез,
Ике тармак гөл шикелле
Гел янәшә яшәгез.

Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.

Нәүбәттәге уен-тамаша вакыты җиткәч, алып баручы кыз урыныннан күтәрелә. Кулында - имчәк баласы киеме.

Алып баручы кыз. Иптәшләр, минем кулда ике төрле "ползунок". Сез аларны туачак баланың символы, җенес билгесе дип уйлагыз. Зәңгәре - ир бала символы, агы - кыз баланыкы. Хәзер мин шуларны кулдан-кулга ике як рәт буйлап җибәрәм. Кем яшь гаиләнең беренче баласы малай булуын тели, шул үзенең теләк бүләген, азмы-күпме акча рәвешендә, зәңгәр ползунокка сала, кем кыз бала тууын тели, ак ползунокка сала. Кайсы баланың күбрәк теләнгәнен бүләкләрнең күләменә карап билгеләрбез.

Ползуноклар әйләнеп килгәч һәм алар эченә салынган бүләк һәм теләк акчасының күпмешәр булуы исәпләнгәч, кыз бала теләүчеләрнең җиңгәнлеге билгеле була. Шунда ук бер-ике "текә" егет кесәләренә тыгылып, акча янчыкларыннан өстәмә сумма чыгаралар.

- Гаепләштән булмасын, без беренче баланың ир бала булуын телибез. Менә монысы аңа киләчәктә уенчык машина алу өчен сөенеч бүләге булсын.

-  Мин дә кечкенә акчалата бүләгемне малай тууын теләп, сөенче һәм бәбәй ашы бүләге итеп бирәм (канәгать елмаеп). Йә, хәзер безнең теләк җиңдеме?

Музыкаль тостларның мәҗлескә үзенә бер ямь биргәнлеген белгәнгә, алып баручы алдагы тостны авылның сандугачы дип йөртелгән җырчы кызга бирә. Һәм аңа, сөйләү белән генә чикләнмичә, яшьләргә багышлап җыр җырларга да тәкъдим итә.

Җырчы кыз. Сөекле авылдашларым Айнур һәм Гүзәл! Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәмегез белән котлыйм һәм гомер буе сандугачлардай сайрашып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берегезне куандырып яшәвегезне телим. Сорагач, ялындырып булмый. Фикер-теләкләремне җыр белән дә белдерәм. Җырның ертыгы юк дигәндәй, гаеп итмәссез.(Шамил Кашаповның Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язган "Туй җыры" башкарыла ).

Мәҗлеснең икенче өлеше гаилә учагын кабызу уен-йоласы белән тәмамлана. Ул, гадәттә, өйләнешүчеләр һәм шаһитлар катнашлыгында үткәрелә торган уен-тамашаларның югары ноктасы кебек кабул ителә. Аннары инде - кабат тәнәфес, кабат төрле уеннар дәвам итә, шул исәптән бу юлы лотерея үткәрелә.

Кунаклар шулай ук дискотекада җилләнергә һәм ярыша-ярыша биеп алырга да өлгерәләр.

Лотерея уенын мөмкин кадәр кызыклы һәм шаян итеп үткәрергә кирәк. Моның төп шарты шул: очсызлы вак-төяк әйберләр дә бик кыйммәтле отыш итеп тәкъдим ителергә тиеш. Димәк, башта аерым кәгазьләргә "кыйммәтле" отыш исемнәре языла һәм, төреп, берәр савытка салына. Гармун уйнаганда әлеге савыт кулдан-кулга йөри. Гармун кинәт туктап калганда савыт кем кулында була, шул арадан бер кәгазьне (лотереяны) ала һәм анда язылган номерны һәм отыш исемен кычкырып укый. Оештыручыларның берсе пакеттан яки тартмадан ("арыш" капчыгыннан) әлеге отышны алып бирә. Лотереяләр беткәнче уен шул тәртиптә дәвам итә.

Отыш исемнәре исә болай күрсәтелә ала: "Лотерея №1. Иң соңгы маркалы катер" (кәгазьдән ясалган көймә); "№2. Кухня комбайны" (бәрәңге-яшелчә кыргыч); "№3. Тузан суырткыч" (канат яки себерке); "№4. Тропик урманда үскән мең төрле чәчәктән эшләнгән бәлзәм" (кечкенә шешәгә салынган су); "№5. Савыт-саба юу машинасы" (юкә мунчала); "№6. Төсле телевизор" (көзге); "№7. Җиңел машина" (уенчык тәгәрмәч); "№8. Мисыр патшасы Тутанхамон пирамидасыннан табылган папирус" (рәсемле открытка); "№9. Микроволновка яки микродулкынлы мич" (кечкенә батарея); "№10. Цифрлы фотоаппарат" (линза яки күзлек пыяласы); "№11. Гималаи тауларыннан китерелгән роза чәчәкләре букеты" (мунча себеркесе); "№12. Шәрекъ гүзәле, Мисыр патшасы хатыны Нефертити пирамидасыннан табылган брошка" (тимер булавка); "№13. Кер юу машинасы" (сабын); "№14. Тегү машинасы" (җепле энә яки кәтүк); "№15. Персия келәме" (чиккән кулъяулык); "№16. Яңа төзелгән йорттан өч бүлмәле квартира" (ачкыч); "№17. Зал өчен имән агачыннан эшләнгән гарнитур" (агач шакмак); "№18. Пенсиягә чыккач, яшьлек мәхәббәтең турында роман язар өчен, тылсымлы аккош каурые" (каз каурые); "№19. Дәрт-дәрманны йөз тапкыр арттыра торган элексир" (дару ампуласы); "№20. Сөйгәнең йөрәгенә туп-туры юл сала торган сөйдергеч бөтие - чәч арасына кыстырырга яки колак артына бәйләргә" (дүрткә бәйләнгән кәгазь).

Кайбер отышларны тапшырганда "тәгәрмәче булса, машинасы табылыр", яки "энәсе булса, машинасын гына табу әллә ни авыр булмас" кебек сүзләр дә әйтергә мөмкин. Һәм тагын бер искәрмә: вакытны экономияләү өчен, лотереяларны өләшеп бирергә, яки бер-бер артлы савыттан алдырырга да була. Отыш әйберләренә исә, номер күрсәтелгән җепләр тагып, билгеле бер тәртиптә тартмага тезеп урнаштыру уңайлы.

Мәҗлеснең өченче өлеше башлана. Табынга янә яңа ризыклар китерелә. Болары инде чәй янына бирелә торган милли камыр ашлары: гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, кош теле. Сый-хөрмәт, димәк, традицион йола тәртибе буенча дәвам итә. Мәҗлесне алып баручылар да, ара-тирә генә булса капкалап, сөйләргә әле өлгермәгән кешеләрне сөйләтәләр. Бу юлы аларга тәнәфес вакытында, аркылыга-буйга җеп тарттырылып, табындагыларның баш турысына, яки арткы яктан стенага эленгән шарлар ярдәмгә килә. Әлеге уенда катнашучы һәркем, чираты җиткәч, үз турындагы шарны шартлатып, эчендәге кәгазьгә язылган бирем-җәзаны үтәргә тиеш.

Җәзалар мондый: "Урындыкка басып, кулларымны канат итеп кага-кага, өч мәртәбә әтәч булып кычкырасым килә"; "Кулыңдагы кечкенә көзгегә карап, "иллә чибәр дә инде мин", "мин дөньяның әүлиясе", "мин авылыбызның кендеге" дип үз-үзеңне макта"; "Җырларга дигәндә, миңа гына кушыгыз. Хәзер җырлап күрсәтәм"; "Кеше ышанмаслык ялган сөйләргә телем кычытып тора. Тыңлагыз, сөйлим"; 'Үземнән тәмле исләр килеп торсын өчен, бер баш суган яки сарымсак ашыйм әле"; "Бию дигәндә, мин идәндә. Биеп күрсәтим әле"; "Үбү-кочуга мин оста, менә, миннән үрнәк алыгыз"; "Минем белмәгәнем юк, бур мәче булып та мыраулый-мияулый беләм. Мияулап күрсәтимме?"; "Мин кәҗә булып бакырырга оста. Тыймасагыз, сәгатьләр буе бакыра алам. Хәзер бакырып күрсәтәм"; "Яшьләрне котлап, мин ике телем лимон ашарга да риза. Менә карагыз"; "Тизәйткеч яки тел көрмәкләндергәч әйтеп күрсәт"; "Бер мәзәк яки анекдот сөйләргә"; "Әгәр цирк клоуны булсаң, тамашачыларны ничек көлдерер идең?"; "Нинди кимчелекләрең бар - яшермичә, бәйнә-бәйнә сөйлә"; "Бар шунда - белмим кайда, алып кил шуны - белмим нәрсә. Ләкин нәтиҗәсе табындагыларның күңеленә ошарлык булсын".

Әлеге уеннан соң төп игътибар күмәкләшеп җырлауга юнәлтелә. Берсен-берсе алмаштырып, яшьләргә яхшы таныш булган хәзерге заман җырлары агыла башлый. (Атап әйткәндә, "Алтын балдак" - Р.Нәгыймов көе, Н.Касыймов сүзләре; "Туй күлмәге" - Р.Ахиярова көе, Н.Касыймов сүзләре; "Аерылмагыз" - Ч. Зиннәтуллина көе, Г.Зәйнәшева сүзләре. Сүз уңаеннан туй табынында җырлана торган башка җырларны да өстик: "Күбәләгем" - татар халык җыры; "Пар балдаклар" -Ф.Мортазин көе, З.Вәлиәхмәтова сүзләре; "Әй, икегез, икегез" - татар халык җыры; "Һаман яратам" - Ф.Хатыйпов көе, Зөлфәт сүзләре; "Алмагачлары" - татар халык җыры; "Бөрлегәнем - бер генәм" - татар халык җыры; "Җаным жәл түгел сиңа" - татар халык җыры.

Кунаклар ике-өч җыр җырлап алалар да тагын чәй китертәләр. Кайсылары исә, җыр тынып торган арада, баллы ширбәт эчә, җиләк-җимештән авыз итә. Аннары янә җыр куәт ала. Әмма шаһитлар күмәк җырларны яңа уеннар белән аралаштырып барырга да онытмыйлар. Аерым алганда, кияү белән кәләшкә "Яшь гаилә" курсларын тәмамлап "уңган хатын" һәм "булдыклы ир" белгечлекләрен алу турындагы дипломнарны, бик күңелле итеп, үзләре кирәк тапкан вакытта тапшырып алалар. Аннары инде, мәҗлес ахырына таба, кунаклар алдында яшьләрнең үзара ант итешү уен-йоласы уздырыла һәм аларга истәлек медальләре бирелә.

Яшьләр мәҗлесе аш-су әзерләүчеләргә рәхмәт әйтү һәм кияүнең үз гаиләләре исеменнән мәҗлестә катнашучыларга рәхмәт белдерү чыгышы белән тәмамлана. Иң соңгы сүзне, әлбәттә, алып баручылар әйтә.

Кайбер туйларда, бигрәк тә авыл җирләрендә, кунакларның кием-салымын яшерүгә бәйләнешле хикмәтләр дә булып ала. Билгеле инде, күзләре төшкән һәм якыннанрак танышырга теләгән кодачаларның кофта-мазарын яки аяк киемен яшь кодалар яшерә. Кунаклар таралышканда, шул "югалган" нәрсәне эзләшкән булып, кайбер егетләр үзләренә ошаган кыз белән ныклап танышып та китәләр. Уеннан башланган эш кайчакта хәтта яңа гаилә туу, димәк, яңа туй белән тәмамлана.

Аерым төбәкләрдә, электән килгән гадәт буенча, шаулап үтә торган туй мәҗлесенә туй алу (туй кертү, туй күтәрешү) йоласы килеп ялгана. Беренче туй мәҗлесе кыз ягында үткән очракта, туйның икенче, өченче көннәрендә кода-кодагыйларны, читтән кайткан кунакларны кызның якын туганнары ашка ала. Туй кияү ягында булганда да, урыны-урыны белән, шушы ук йола үткәрелә, ягъни кыз ягыннан килгән олы кунакларны да аштан-ашка йөртү традициясе бар. Кайбер авыл җирләрендә исә төп туй мәҗлесеннән соң аштан-ашка йөрү чиратлап, ягъни бер көнне кыз туганнарында, ә икенче көнне кияү ягында уздырыла. Туйга алу, кунакларга менә шулай кат-кат хөрмәт күрсәтү, әлбәттә, татарның кунакчыллыгы, туган җанлыгы турында сөйләүче күркәм күренеш ул.

Килен төшерү

Кияү йортына килен төшерүнең ике очрагы бар. Беренче очракта яшь килен ире янына үзләре йортында туй мәҗлесе һәм никах төне үткәрелгәннән соң (яисә, җирле йоласына карап, ике-өч көн бергәләп кунганнан соң) күчә. Икенче очракта исә яшь кияү кәләшен загста язылышкан көнне үк үз йортына алып кайта. Ләкин һәр ике очракта да килен төшерү тәртибе нигездә бер төрле. Аерма зур булмаган җирле үзенчәлекләрдә генә.

Мамык юрганнарга төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан килгән гадәт ул -
Авыл чыккан каршы алырга,
Яшь кәләшне күреп калырга.

Кияү йортының капкасы алдына (яки подъезд төбенә) яшь киленне каршыларга дип карты-яше җыелган. Менә бер мәлне урамның икенче башыннан туй машиналарының (туй атларының) килгәне күренә.Төсле ленталар һәм шарлар белән бизәлгән капканы малайлар, кортеж якынлашуга, киереп ачып куялар. Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтә. Кияү, капка ачучы малайлар яныннан узганда, алларына вак акча һәм ялтыравык кәгазьле конфетлар сибә.

Машинадан төшкәндә, кияү егет кәләшен күтәреп ала да әнисе янында яткан мендәргә бастыра. (Кайбер якларда килен аягы астына йонлы ягы белән тун, палас, яисә ак җәймә җәяләр.) Кайнана килененә бал-май каптыра.

- Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын.

Шунда ук улы белән килененә яңа пешкән түгәрәк ипи тешләтү, я булмаса май ягылган, яки тоз сибелгән кибән башын икегә бүлеп ашату гадәте дә бар. Кайбер якларда киленне ипи-тоз белән дә каршы алалар. Килен исә кайнанасына шунда беренче мәртәбә "рәхмәт, әнкәй (әни)" ди һәм, шулай ук ягына карап, аңа бүләк итеп алып килгән яулыгын бәйләтә, яисә иңнәренә юка һәм челтәрле итеп бәйләгән мамык шәл сала, ә кайнатасына түбәтәй кидерә. Яшь кияү кәләшен өйгә күтәреп яки җитәкләп алып керә. Алар артыннан шаһитлар, кияү егетләре һәм ике якның да загстан соң кызны озата йөргән туганнары керә. Аерым төбәкләрдә кыз ягыннан килүчеләрне ишек төбенә тун җәеп һәм ширбәт яки шәраб авыз иттереп үткәрү йоласы да билгеле.

Электән килгән гадәт буенча, бигрәк тә авыл җирендә, кыз артыннан тормыш итү өчен әзерләнгән бирнәсе дә килә. (Кыз бирнәсен шулай ук загска китәр алдыннан "сатып алу" яки бер-ике көн алдан ук илтеп кую гадәте дә бар.) Ягъни - мендәр-ястыгы, өй кирәк-яраклары һәм бүләк әйберләре. Бирнә салынган кыз сандыгын кияү кеше күпмедер акча түләп алырга тиеш. Сандыкны өйгә керткәндә, кызның ир туганнары юри төрлечә каршылык күрсәтәләр: "Сандык ишеккә сыймый бит", "Бик авыр, күтәреп булмый", - дип лаф орган булып кыланалар. Сандык китерүчеләрнең теләген канәгатьләндереп, ахыр чиктә кияү кыз сандыгын өйгә керттерүгә ирешә. Үткенрәк кияү егетләре, ыгы-зыгы арасында, сандыкны урлап та алгалыйлар. Шуннан соң инде киленнең бирнәсен урнаштыралар, бүләкләрен өләшеп бирәләр.

Кызны озатучы һәм кыз каршылаучы яклар өйдә шампанскийлар аттырып, җиңелчә ашап-эчеп алалар. Күп төбәкләрдә шул ук көнне кич, яисә икенче көнне туй мәҗлесе үткәрелә. Әгәр дә моннан алда кыз ягында инде туй үткән булса, әлеге туй кайтарма туй була, үтмәгән очракта исә - кызыл туй яки алыр туй дип атала. Соңгы очракта кайтарма дигән туй берничә көннән яки атнадан соң кыз ягында да уздырылырга мөмкин.

Килен булып төшкән көнне кичке туй мәҗлесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә татарлар яши торган бар төбәкләрдә дә диярлек су юлы күрсәтү дигән бик матур традицион йола үткәрелә. Яшь киленне су юлы күрсәтергә иренең кыз туганнары алып бара. Арада гармунчы да була. Алар чишмә яки кое буенда, җырлашып, киленнең күңелен ачалар, шул исәптән "Су юлы" дигән җырны да башкаралар.

Яшь киленнәргә су юлын
Күрсәтү изге бурыч,
Туры, дөрес юлдан гына,
Килен, йөрергә тырыш.

Һәр көн саен таң яктысы
Сирпеп битеңне үбәр,
Син барасы су юлына
Зөһрә йолдыз нур сибәр.

Ай бизәкле чиләкләрең
Таң суында йөзсеннәр,
Сандугачлар, сайрый-сайрый,
"Уңган килен" дисеннәр.

Мөлдерәмә тулы булса
Һәрвакытта чиләгең,
Зур бәхеткә ирешерсең,
Кабул булыр теләгең.

Килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш (ак төстәге) акча ташлый, әгәр инде коедан алса, чиләк эленгән чылбырның иң очына яулык бәйләп калдыра. Яшьләр киткәч, кем суга беренче булып килә, шул килен бүләген чишеп алырга тиеш була.

Алда без "Килен төшкәндә" дигән әдәби-профессиональ җырны китердек инде. Кияү йортында үтә торган туй мәҗлесендә килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкарыла. Андый җырларны, гадәттә, олырак буын вәкилләре яхшы белә һәм табында шартын, вакытын туры китереп җырлый.

Атларыбыз, атларыбыз,
Канатлы чакларыбыз,
Безнең дә бер булыр икән
Киленле чакларыбыз.

Китмәскә килерең булсын,
Йөзең гел көләч булсын,
Табыныңда һәрвакытта
Балда май, күмәч булсын.

Әй, ай батсын, ай батсын,
Кызарып таңнар атсын,
Тулган айдай яшь киленне
Туганнарыгыз яратсын.

Сезнең кызыл алмагыз,
Безнең кызыл алмабыз,
Сезнең кызыл алмагызны
Саргайтырга алмабыз.

Беренче туй мәҗлесе һәм зөфаф-никах төне кияү ягында үткәндә, табигый инде, кияү мунчасы да икенче көнне аның ягында ягыла. Кайбер якларда шул ук көнне авылның әби-бабайларын җыеп, мулла чакыртып, коръән укыту йоласы да бар. Килен төшерүгә бәйләнешле әлеге йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү өчен үткәрелә.

Туй бүләкләре

Белүебезчә, элек кияүгә китәсе кыз алдан ук булачак кайнана һәм кайнатасына, иренә һәм ир ягы туганнарына атап, шулай ук өй бизәү өчен кулдан сугып, тегеп һәм чигеп шактый күп бирнә әзерли торган булган. Шулай ук яшь кияүнең дә, өйләнгәндә, кәләш ягына акчалата һәм әйберләтә калым (мәһәр) түләгәнлеге билгеле. Табигый инде, калым түләү йоласы күптән юкка чыкты, шулай ук бирнә әзерләү яки бирнә белән килү тәртибе дә, алда әйтелгәнчә, шактый үзгәрде.

Ләкин хәзерге заман туйларының да ике якка да бәйләнешле кереме-чыгымы, акчалата яки әйберләтә бүләк бирешү тәртибе бар. Туй үткәрүгә бәйләнешле чыгымнарны, әлбәттә, ике як бергә күтәрешә. Кайчакта, кияү бай булса, төп расходларны тулысынча үз өстенә алырга да мөмкин. Әмма авыл җирләрендә хәзер дә кода-кодагыйларның туйга традицион бүләкләр белән килү гадәте яшәп килә. Ул, гадәттә, пешкән пар каз һәм поднос тутырып матур итеп әзерләнгән чәкчәк яки бавырсак була. Кайбер якларда шулай ук туйга чакырылган кыз яки кияү туганнары да туйга әзер ризыклар алып киләләр. Мондый бүләкләрне кода күчтәнәче яки савым дип йөртәләр. Аларны мәҗлеснең икенче яртысында кодалар күчтәнәче дип табынга турап куялар.

Туйга беркем дә буш кул белән килми. Мәҗлескә чакырылган кунаклар, яшьләрне котлап, үзләре белән нинди дә булса бүләк алып киләләр яки, конвертка салып, акча бирәләр.

"Идел" журналы № 2-3/2007 ел


Источник: http://nevesta-kazan.narod.ru/text/tatarcha-qotlu.htm



Рекомендуем посмотреть ещё:


Закрыть ... [X]

Похожие новости


Именины мужских имён в мае
Короб для свадьбы
Минобрнауки нсо официальный сайт конкурсы
События сценарии
Поздравление для девочек короткие


Килен каршы алу сценарий
Килен каршы алу сценарий


Персональный сайт - Туй йолалары
Содержание 1 ЦЕЛЕВОЙ РАЗДЕЛ 1.1. Пояснительная записка



ШОКИРУЮЩИЕ НОВОСТИ